1862 ел, Казан губернасы Зөя өязе – 1900 елның 10 октябре, Казан. Крәстиян гаиләсеннән.

1880–1891 елларда Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укый һәм укыта, иң белемле ислам дине белгечләреннән санала.

1891 елда миссионер Е.А.Малов йогынтысында православие динен кабул итә. 1891 елдан Казан руханилар академиясендә татар теле һәм ислам тәгълиматын укыта.

Дини мәктәпләр тарихы белән шөгыльләнә. Аның бу темага караган бастырылмаган материалларыннан Е.А.Малов, Я.Д.Коблов, М.А.Машанов үз хезмәтләрендә файдаланалар.

Изгеләр тормышын татар теленә тәрҗемә итә («Святой мученик Авраамий Болгарский», 1898; «Житие и труды Преподобных отцов наших Мефодия и Константина, нареченного Кирилла, учителей словенских», 1899).