Биографиясе

1930 елның 9 сентябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туган.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1955).

1955–1960 елларда БАССРның Илеш районы Югары Яркәй урта мәктәбендә укыта. 1960 елдан Казанда: 97 нче урта мәктәптә уку-укыту бүлеге мөдире.

1961 елдан РСФСР Педадогия фәннәре академиясенең Милли мәгариф проблемалары фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында фәнни хезмәткәр. 1989–1994 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында хәбәрче; 1994–1995 елларда Татарстан интеллектуаль милек агентлыгында (ТАИС) методист.

Фәнни эшчәнлеге

РФдәге төрки халыклар мәктәпләренең 1–4 сыйныфлары өчен күп тапкырлар нәшер ителгән әлифбалар һәм укыту-методика кулланмалары авторы.

Хезмәтләре

Межпредметные связи в развитии речи учащихся начальных классов. Казань, 1983.

Обучение русскому языку в начальных классах тюркоязычных школ. Л., 1984.

Русский язык: учебник для 2 класса школ народов тюркской группы: В 2 частях. СПб., 2000.