- РУС
- ТАТ
Педагог, филология фәннәре кандидаты (1963), ТАССР, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы (1978, 1985)
1927 елның 31 августы, Аксубай районы Яңа Ибрай авылы – 2016 елның 25 феврале, Казан.
Казан педагогия институтын тәмамлый (1951). 1951–1957 елларда Биектау районы Мүлмә урта мәктәбендә завуч, директор.
1958 елдан Казанда: 1962–1963 елларда Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары, 1963–1987 елларда РСФСР Мәгариф министрлыгы Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында, 1988–2001 елларда Казан педагогия көллиятендә.
Татар әдәбиятыннан дәреслекләр, программалар һәм укытучылар өчен методик кулланмалар авторы, хрестоматияләр төзүче.
Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. Казан, 1981.
VII класста әдәбият дәресләре. Казан, 1986.
Изучение родных литератур в национальных школах РСФСР. Казань, 1982 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.