Император Екатерина II нең 1786 ел 26 апрель Указы белән өяз шәһәрләрендә кече халык училищеләре, губерна шәһәрләрендә төп халык училищеләре ачыла. Укытуның структурасы һәм эчтәлеге 1786 елның 5 август Уставы белән билгеләнә. Халык училищеләре ачу губерна хакимиятенә тапшырыла, училищеләр губерна җәмәгать кайгыртуы приказы хисабына тотылырга тиеш була. Акча җитмәү һәм Уставта каралган үзәкләштерелгән җитәкчелек булмау сәбәпле программа үтәлми.

Барлык губерна шәһәрләрендә ачылган төп халык училищеләренең күпчелеге Устав таләпләренә җавап бирми, кече училищеләр бары тик берничә шәһәрдә генә барлыкка килә. Казан губернасында Казан төп халык училищесе (1786), Чабаксар, (1789). Козьмодемьянск (1791), Ядрин (1791), Чистай (1796) шәһәрләрендә кече халык училищеләре ачыла.

Кече халык училищеләре 2 еллык башлангыч мәктәпләр була, аларда уку, язу, арифметика, катехизис, дин тарихы, рус грамматикасы, матур язу, рәсем укытыла (2 шәр укытучы эшли). Төп халык училищеләре 5 сыйныфны үз эченә ала, беренче 2 сыйныф кече халык училищеләренә туры килә; уку срогы 6 ел була — соңгы сыйныф 2 еллык була (5 укытучы эшли). Өлкән сыйныфларда катехизис, дин тарихы, арифметика, рус грамматикасы, тарих, география, геометрия, механика, физика, табигать тарихы, гражданлык архит-расы укытыла. Гимназиягә һәм университетка укырга теләүчеләр латин телен өйрәнә.

Төп халык училищеләре каршындагы педагогика сыйныфларны тәмамлаучылар кече халык училищеләре укытучылары булыр дип фаразлана. 1786 елда төп халык училищеләренә укытучылар әзерләү өчен Санкт-Петербургта укытучылар семинариясе ачыла. Гамәлдә барлык укытучылар да руханилар семинариясендә укучылар арасыннан билгеләнә.

1803 елдан барлык халык училищеләре Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан финанслана башлый. 1818 елда Казан губернасының кече училищеләре өяз училищеләре итеп үзгәртелә.

1835 елда Казан төп халык училищеләре җирлегендә Казандагы икенче ир балалар гимназиясе һәм өяз училищеләре ачыла.

Әдәбият          

Толстой Д.А. Городские училища в царствование императрицы Екатерины II. СПб., 1886; 

Рябинский К.С. К столетию Козьмодемьянского городского училища: Историческая записка об училище. 1791–1890. К., 1891.