1828 елдан булган кагыйдәләргә нигезләнеп булдырыла.

1844 елда Россиядә 200 дән артык училище эшли, шул исәптән якынча 10 училище Казан губернасында. Удел Департаменты һәм удел крәстияннәреннән өстәмә җыем (җан башыннан 63 тиен) хисабына тотылалар. Җитәкчеләре башлыча җирле дин әһелләреннән билгеләнә. Һәр мәктәптә тотылган чыгымнар ярдәмендә аларда укыту дәрәҗәсе Дәүләт милке министрлыгы мәктәпләренә караганда югарырак була.

1866 елда барлык крәстияннәрнең Эчке эшләр министрлыгы карамагына күчүе сәбәпле, удел мәктәпләре земстволарга тапшырыла.

Буа өязенең Борындык авылындагы удел мәктәпләрендә чуаш мәгърифәтчесе И.Я.Яковлев башлангыч белем ала.