Император Николай I нең 1842 елның 27 июне Указына һәм 1843 елда дәүләт милке министры П.Д.Киселёв тарафыннан расланган «Дәүләт крәстияннәре яшәгән урыннарда авыл приход училищеләре белән идарә итү өчен кулланма»га туры китереп ачылалар. Мәктәпләр челтәрен булдыру, дәүләт авылларының көнкүрешен яхшырту буенча П.Д.Киселёв реформасының бер өлешен тәшкил итә.

Дәүләт милке министрлыгының губерна органнары тарафыннан бюджет һәм дәүләт крәстияннәренең өстәмә җыемнары хисабына оештырыла һәм финанслана. Укыту түләүсез була, укучылар кәгазь һәм язу карасы белән тәэмин ителә.

Мәктәпкә 8 яшьтән кече булмаган малайлар һәм кызлар кабул ителә, 3 ел дәвамында укыйлар, дәресләр кыр эшләре беткән вакытларда алып барыла (елына якынча 7 ай). Уку-язу, арифметика, авыл хуҗалыгының төп нигезләре, дәүләт крәстияннәренең полиция уставы, христианнар өчен Ходай кануннары өйрәнелә.

Укытучылары, нигездә, руханилар семинариясе тәмамлаган җирле руханилар һәм аларның уллары була, эш хаклары аз түләнә. Уку программалары һәм бу тип мәктәпләр өчен билгеләнгән уку ярдәмлекләре булмаганга, төрле әлифбалар һәм арифметика дәреслекләре сатып алына, күп мәктәпләрдә уку-укыту әсбаплары булмый, 1843–1865 елларда 3 меңнән артык мәктәп ачыла, 1866 елга 2574 мәктәп эшли.

Казан губернасында 1844 елда 41 мәктәп эшли, 1632 бала укый, 1854 елда – 63 мәктәп, 1806 укучы. Дәүләт крәстияннәре балаларын мәктәпләр белән тәэмин итү якынча 4% тәшкил итә. Укучылар арасында мөселман-татарлар бөтенләй булмый, керәшен татарлар һәм Идел буеның башка халыклары вәкилләреннән дә укучылар берәмләп кенә санала, чөнки укыту бары тик рус телендә генә алып барыла.

Укыту сыйфаты бик түбән була, начар укучылар, кагыйдә буларак, мәктәптән күп чыгарыла һәм алар бары тик укый-яза гына белә. Күп очракларда мәктәпләргә укучыларны көчләп җыялар, чөнки крәстияннәр балаларын солдатка алудан куркалар.

1866 елда крәстияннәрне Эчке эшләр министрлыгы карамагына күчерү сәбәпле, мәктәпләрнең бер өлеше земстволарга тапшырыла, күбесе ябыла.

Әдәбият                

Заболоцкий-Десятовский А.П. Граф П.Д.Киселёв и его время: В 4 т. СПб., 1882;

Дружинин Н.М. Государственные крестьяне и реформы П.Д.Киселёва: В 2 т. М., 1958.