Эчтәлек

Башта Халык училищеләре уставы нигезендә (1804) булдырылалар; 1860 еллар уртасына Россиядә 21420 чиркәү-приход мәктәбе исәпләнә, 412 мең укучы укый. Аларга бюджеттан акча бүлеп бирелми; аларның күп өлеше кәгазьдә генә кала, кайбер приходларда руханилар үз теләкләре белән балал

арны укырга-язарга өйрәтә. 1884 елның 13 июнендә император Александр III тарафыннан расланган «Чиркәү-приход мәктәпләре турында кагыйдәләр» гә нигезләнеп, чиркәү-приход мәктәпләре ачуга һәм аларны тотуга шактый акча бүлеп бирелә. Белем бирүнең яңа системасы белән җитәкчелек итү өчен Синодның Чиркәү-укыту ведомствосы, урыннарда Епархиаль училище   советлары оештырыла. Россиядә 1885 елда — 5517, 1905 елда — 42696, 1915 елда — 40530, Казан губернасында 1885 елда — 272, 1890 елда — 392, 1900 елда — 662, 1903 елда — 817, 1917 елда — 700 чиркәү-приход мәктәбе исәпләнә. Чиркәү-приход мәктәпләре системасын булдыруда башлап йөрүчеләр — Синодның обер-прокуроры К.П. Победоносцев һәм педагог С.А. Рачинский, аларның максаты барлык башлангыч белем бирү системасын акрынлап чиркәү контроленә күчерүдән гыйбарәт була. Земство һәм шәһәр органнары үзләренең мәктәпләрен, тотуга акча бүлеп бирүне дәвам итеп, аларны чиркәү-укыту ведомствосына күчерерләр дип планлаштырыла. Земство һәм чиркәү-приход мәктәпләре системалары бер-берсеннән бәйсез рәвештә эшләүләрен дәвам итәләр. Приход мәктәпләре земство мәктәпләре булмаган авылларда ачыла. «Кагыйдәләр....» нигезендә 3 типтагы чиркәү-приход мәктәпләре — икееллык грамоталылык мәктәпләре, өч еллык бер класслы мәктәпләр (күпчелек), бишьеллык ике класслы мәктәпләр күздә тотыла.1896 елдан педагогия уку йортлары челтәре булдырыла башлый (кара Икенче класслы мәктәпләр). «Кагыйдәләр....»дә земство мәктәпләреннән аермалы буларак, чиркәү-приход мәктәпләре чын православие мәктәпләре, аларда гади халык өчен «дөрес» белем бирелә, дип игълан ителә. Асылда укыту шул ук башлангыч мәктәпләрдәге программалар, методика һәм дәреслекләр буенча алып барыла. Күпчелек чиркәү-приход мәктәпләрендә чиркәү хоры, кайберләрендә иске славян теле укытыла. Рус булмаган халык яшәгән авылларда, кагыйдә буларак, укыту Ильминский системасы буенча ана телендә алып барыла.

Мәктәпләр белән приходларның настоятельләре җитәкчелек итә, алар Алла канунын укыта, җирле руханилар һәм псаломчылар укытучы булалар, ләкин күп очракта чиркәү-приход мәктәпләрендә штатта торган укытучылар укыта. Гомумән, приход мәктәпләре укытучыларга хезмәт хакы түләү буенча (югары квалификациялеләре земство мәктәпләренә күчә), уку ярдәмлекләренә һәм бинаны тотуга чыгымнар буенча җирле үзидарә уку йортларыннан калыша. Шуңа карамастан, алар грамоталылыкны таратуда уңай роль уйный, XX йөз башына аларда крәстиян балаларының өчтән бере чамасы укый. 1905 елдан соң, чиркәү-приход мәктәпләрен земстволарга күчерү нәтиҗәсендә, аларның челтәре кыскартыла башлый, 1917 елгы Февраль революциясеннән соң бу процесс тизләтелә. Чиркәүләрнең дәүләттән аерылуы турындагы 1918 ел 20 гыйнвар Декреты нигезендә чиркәү-приход мәктәпләре совет башлангыч мәктәпләре итеп үзгәртелә; шактый өлеше финанслау булмау сәбәпле ябыла.

Әдәбият    

Исторический очерк развития церковных школ за истекшее двадцатипятилетие (1884–1909 гг.). СПб., 1909; 

Захарьевский П.И. Церковные школы Казанской епархии за 25 лет их существования (1884–1909) // Изв. по Казанской епархии (1884–1909). 1909. № 10.