Шулай ук музыка уку йортларында укыту системасын оештыру да музыка белеме бирүгә керә.

Казан төбәгендә музыка белеме бирү системасы барлыкка килү

Казан төбәгендә музыка белеме бирү системасы формалашуның алшартлары XVIII йөзнең 2 нче яртысында Казан руханилар семинариясендә чиркәү җыры һәм скрипкада уйнарга өйрәтү дәресләре укытыла башлагач барлыкка килә. Музыка класслары Казан гимназиясендә — 1759 елда, Казан университетында 1805 елда (1863 елга кадәр эшли) оештырыла.

Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында укучыларны укытучылык эшчәнлегенә әзерлиләр, 1841 елдан укыту процессының мөһим өлешен хорда җырлау һәм фортепиано дәресләре алып тора. Композитор Р.А.Гуммерт укытуда төрле формада музыка уен коралларында уйнау, шул исәптән ансамбль башкаруында ирекле уйнау алымнарын кертүгә этәргеч ясый. Институтта музыкаль тәрбия һәм белем бирүнең куелышы Казанның башлангыч музыка белеме бирү системасын тәшкил итә. 1870 еллар башыннан фортепианога өйрәтү кыз балалар гимназияләрендә мәҗбүри фән була, епархия училищеләрендә укучыларның күп өлеше аерым түләп укытыла.

Казан укытучылар семинариясендә (вазифаларына җыр дәресләре укыту да кергән халык мәктәпләре укытучылары әзерли) музыка белеме бирү системасын кертүдә С.В.Смоленский зур роль уйный. Ул музыка теориясе белән таныштыруны, хорда җырлау һәм хор белән идарә итүне, музыка уен коралларында (скрипка, фисгармония) уйнауны колачлаган музыка дәресләре программаларын эшли.

Системалы профессиональ музыка белеме бирүгә нигез салыну

Казанда XIX йөзнең 2 нче яртысында системалы профессиональ музыка белеме бирүгә нигез салына башлый, аңа шул вакыттагы Л.К.Новицкий (1870 елдан), А.А.Орлов-Соколовский (1886 елдан) хосусый музыка мәктәпләре һәм С.В.Гилевның (1884–1894) хор җыры класслары эшчәнлеге ярдәм итә, аларның структурасы һәм укыту программасында консерватория белеме традицияләре уңай файдаланыла.

Музыка белеме бирү системасын демократлаштыру идеяләре В.Н.Пасхалов тарафыннан ачылган Казан музыка сөючеләр түгәрәгенең Түләүсез музыка мәктәбе (1882–1885) эшчәнлегендә чагыла. Анда төп фәннәрне башлангыч музыка теориясе һәм хор җыры тәшкил итә. Казан музыка белеме бирү системасында Р.А.Гуммертның музыка мәктәбе (1891–1904) мөһим роль уйный. Анда укыту программасы Петербург һәм Мәскәү консерваторияләренең кече класслар программасына якын тора; уку йортын тәмамлаучыларга Рус музыка җәмгыятенең музыка мәктәпләрендә укытырга хокук бирүче таныклык тапшырыла.

1898 елда мәктәп каршында балалар музыка бакчасы ачыла, анда укулар Р.А.Гуммерт методикасы буенча алып барыла. 1904 елда мәктәп Рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге каршындагы музыка училищесе итеп үзгәртелә (укытучылары К.А.Корбут, Ф.А.Ошустович, М.А.Пятницкая, О.М.Родзевич һ.б.).

Музыка белеме бирү мәдәни төзелеш программасының состав өлеше

1920 елдан Татарстанда музыка белеме бирү мәдәни төзелеш программасының состав өлешенә әверелә. Бу вакытта музыка уку йортлары күпсанлы үзгәртеп корулар кичерә. 1919 елда Л.А.Поляков һәм Н.Д.Кашкин җитәкчелегендәге Казан музыка училищесе ике баскычлы музыка мәктәбе итеп үзгәртелә. В.М.Айонов һәм Р.А.Гуммерт проектлары нигезендә 1919 елда Үзәк шәрекъ музыка мәктәбе ачыла (1920 елдан Югары шәрекъ музыка мәктәбе, 1921 елдан — Шәрекъ консерваториясе).

Консерваториянең башкаручылык факультеты фортепиано, кыллы һәм тынлы уен кораллары, ялгыз җырлау бүлекләрен колачлый; музыка-этнография факультетында Идел буе халыкларының музыка фольклоры өйрәнелә. 1922 елда Шәрекъ консерваториясе һәм ике баскычлы музыка мәктәбе Шәрекъ музыка техникумына берләштерелә. Анда музыкаль-тәрбия функцияләрен балалар һәм өлкәннәр өчен әзерлек класслары һәм 1 нче баскычлы мәктәп гамәлгә ашыра. 1920 елда техникум татар һәм рус профессиональ музыка мәдәниятен формалаштыруга зур өлеш кертә. Моны музыка укыту коллективлары: симф. оркестр (җитәкчесе — А.А.Литвинов), рус (җитәкчесе — И.С.Морев) һәм татар (җитәкчесе — С.Х.Габәши) хорларының актив концерт эшчәнлеге раслый. 1930 елда, сәнгать һәм театр техникумнары берләшкәннән соң, музыка техникумы Татар сәнгать техникумы составына керә, 1934 елда яңадан Казан музыка техникумы оеша (1937 елдан музыка училищесе).

1930 елларда республикада музыка белеме бирүнең гомуми структурасын һәм бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән күп баскычлы музыка белеме бирү системасын (музыка мәктәбе — махсус урта уку йорты — югары уку йорты) формалаштыру башлана. 1932 елда Казанда җидееллык укыту срогы белән ике балалар музыка мәктәбе ачыла. 1941 елда ТАССРда — 5, 1950 елда 16 музыка мәктәбе (шул исәптән Казанда — 6), 1960 елда шәһәр һәм авылларда 24 мәктәп була. 1970 елга 44 музыка мәктәбендә 6 меңнән артык, шул исәптән Казанда 2,5 мең бала укый.

Музыка укытучыларын әзерләү

XX йөзнең 2 нче яртысында махсус урта музыка белеме бирү системасы үсә, Әлмәттә (1964), Түбән Камада (1969) һәм Чаллыда музыка бүлекләре булган (1979) сәнгать училищесе ачыла. 1960 елдан Алабуга мәдәният училищесендә, 1969 елдан Лениногорск музыка педагогия училищесендә (хәзер барысы да колледжлар) музыка укытучыларын әзерләү алып барыла.

Югары квалификацияле профессиональ музыка кадрларын булдыруда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясе зур роль уйный. 1945 елда Казан консерваториясе ачыла, ул Татарстан, Урта Идел буе, Урал алдының башка республикалары өчен югары квалификацияле музыкантлар әзерләү үзәге булып тора. 1960 елда аның каршында талантлы балаларны профессиональ яктан үстерү максатында Махсус урта музыка мәктәбе ачыла.

1960 елда Казан педагогия институтында музыка-педагогика факультеты (хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге), 1974 елда Казан мәдәният институтында (хәзер Казан мәдәният һәм сәнгать университеты) музыка факультеты оештырыла. Профессиональ һәм өстәмә музыка белеме бирү системасы мәктәпләре белән методик җитәкчелекне Казан консерваториясе, гомуми белем бирү мәктәпләрендә музыка укытуны Татар гуманитар педагогик университетының музыка факультеты тормышка ашыра. Укытуның сыйфатын күтәрүгә һәм уку процессына яңача белем бирү технологияләрен кертүгә ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча методик кабинет булышлык күрсәтә. Укытучыларның квалификациясен күтәрү ТР Мәдәният министрлыгының Өстәмә һөнәри белем бирү институтында тормышка ашырыла. 2013 елда Татарстанда 43 балалар музыка мәктәбе һәм музыка бүлекләре белән 41 сәнгать мәктәбе (30 меңнән артык укучы укый), Казан консерваториясе каршында урта махсус музыка мәктәбе (173 укучы) эшли. 716 кеше урта махсус музыка белеме, ә 1194 кеше югары белем ала; ел саен 500 ләп кеше квалификациясен күтәрә.

Әдәбият     

Хайрутдинов А. Музыкальное образование в Татарии // Уч. зап. Казан. гос. консерватории. 1970. Вып. 4;

Кантор Г.М., Орлова Т.Е. Первая попытка высшего музыкального образования в Казани // Вопр. истории, теории музыки и музыкального воспитания. К., 1976. Сб.4;

Литвинова Э. Из истории фортепианного образования и исполнительства в Татарии. К., 1976;

Вайда-Сайдашева Г. Звуки времени. К., 1991;

Из истории музыкальной культуры и образования в Казани: Сб.науч. тр. К., 1993;

Казанская государственная консерватория (1945–1995). К., 1998;

Салитова Ф.Ш. Развитие музыкально-педагогической культуры Казанского края (середина XVI — начало XX вв.) К., 2002.

Авторлар — Е.В.Порфирьева, В.М.Спиридонова