1. Башлангыч мөселман уку йорты.

Мәктәпләр гарәп илләрендә VII–VIII йөзләрдә барлыкка килә, соңрак барлык мөселман илләрендә тарала. Идел буе Болгар дәүләтендә X йөздән билгеле, Алтын Урда, Казан ханлыгы вакытында да булалар. XVIII йөзнең 2 нче яртысында Россия составында Идел-Урал төбәкләрендә ярым тыелган була.

1773 елда «Теләсә нинди дин тоту иреген тану» фәрманын кертү белән, мөселман руханиларына балаларга дини белем бирү бурычы йөкләнә, һәрбер указлы мулла бер үк вакытта мәктәп укытучысы да була. Рәсми мәгълүматлар буенча, XIX йөз уртасында Казан губернасында 430 мәктәп, 1905 елда — 845, 1907 елда — 877, 1913 елда 967 мәктәп эшли, барысы 79 мең укучы укый. Чынлыкта, мәктәпләр күбрәк була, чөнки алар һәр мәхәлләдә эшли. Мәктәпләр мәхәллә халкы акчасына тотыла. Аларның күбесендә мәхәллә муллаларыннан тыш, башка мөгаллимнәр дә укыта, кече яшьтәге укучыларга указлы мөәзиннәр дәрес бирә. XIX йөздә — 20 йөз башында мәктәпләрдә татар ир балалары белем ала. XIX йөзнең 2 нче яртысында кыз балалар өчен дә мәктәпләр барлыкка килә, аларда руханилар гаиләсеннән булган хатын-кызлар укыта, соңрак имам-хатиплар үзләре дә укыта башлый. Хөкүмәтнең күп тапкырлар мәктәпләрне күзәтүгә яисә аларның исәбен алырга тырышулары уңышсызлыкка очрый.

XIX йөзнең соңгы чирегенә кадәр мәктәпләрдә укыту дини характерда була: укучылар уку, язу, арифметика, гарәп теле, догалар, мөселманнарга фарыз гамәлләрне өйрәнә, әхлакый-догматик эчтәлекле китаплар укый, Һәфтиякне (Коръәннең 7 нче өлеше) ятлыйлар. XIX йөз ахырында — XX йөз башында җәдитчелек үсеше нәтиҗәсендә күп мәктәпләр аның принципларына туры китереп үзгәртеләләр. Укырга-язарга өйрәтүдә аваз алымы, сыйныф-дәрес системасы белән укыту кертелә. Татар, гарәп телләре, арифметика өйрәнелә, табигать, тарих, география фәннәре буенча башлангыч мәгълүмат җиткерелә, күп мәктәпләрдә рус теленнән башлангыч белем бирелә. Яңа ысуллы мәктәпләрдә бары Ходай кануннарын гына укытучы муллалар түгел, ә яңа ысуллы мәдрәсәләрдә («Мөхәммәдия», «Буби» һ.б.) белем алган мөгаллимнәр зуррак роль уйный. Мәктәпләрнең эшчәнлеге совет хөкүмәте вакытында да туктатылмый, 1926 елда 800 мәктәптә 30 мең бала укый. 1929 елга кадәр мөселман руханиларына балаларны укытырга рөхсәт ителә; совет мәктәпләре булмаган төбәкләрдә муллалар балаларны укыткан өчен дәүләттән матди ярдәм алалар. Мәктәпләр, күпчелек мөселман мәхәлләләре белән бергә, 1930 еллар башында ябылалар.

1990 еллар башыннан, балалар һәм өлкәннәр өчен якшәмбе мәктәпләре буларак, яңадан ачылалар (күпчелек мөселман мәхәлләләрендә эшлиләр), анда гарәп теле һәм графикасы, ислам дине нигезләре өйрәнелә. Мәктәпләр өчен дәреслекләр бастыру яңартыла.

Әдәбият          

Коблов Я.Д. Конфессиональные школы казанских татар. Казань, 1916.

Горохов В.М. Реакционная школьная политика царизма в отношении татар Поволжья. Казань, 1941.

Махмутова А.Х. Становление светского образования у татар: Борьба вокруг школьного вопроса. 1861–1917. Казань, 1982.

Народное просвещение у татар в дооктябрьский период. Казань, 1992.

Валиди Д. Очерки истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.). Казань, 1998.

Ислам и мусульманская культура в Среднем Поволжье: Очерки. Казань, 2001.

Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: Мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихыннан. Казан, 1992.

2. Гомуми белем бирә торган уку йорты.

Совет хакимияте урнашканнан соң, чиркәүне дәүләттән һәм мәктәпне чиркәүдән аеру турындагы Декрет (1918) белән дөньяви белем бирү принцибы кертелә. Халык мәгарифе системасында тамырдан үзгәрешләр була: гимназия белән реаль училищеләр бердәм урта мәктәп итеп үзгәртеләләр, 1920 елдан республикада халык арасында наданлыкны бетерү буенча планлы программа гамәлгә ашырыла.

1920–1930 елларда беренче тапкыр татар телендә гомуми белем бирү дәүләт системасы булдырыла: ана телен һәм әдәбиятын, рус телен өйрәнү методикасы буенча программалар һәм уку ярдәмлекләре, гуманитар һәм табигать фәннәре буенча дәреслекләрнең рус теленнән тәрҗемәсенең тулы комплекты әзерләнә. 1933/34 уку елында СССРда гомуми башлангыч белем бирү кертелә. Урта мәктәпләр челтәре тиз үсеш ала, яңа укытучы кадрлар әзерләү башлана, яңа дәреслекләр булдырыла. 1936/37 уку елында шәһәрләрдә җидееллык белем бирү мәҗбүри була. ТАССРда милли мәктәпләр үсешендә татар теле алфавиты алмашу (10 ел эчендә ике тапкыр: 1927, 1939) җитди каршылыклар тудыра. 1950 елларның 2 нче яртысында халык мәгарифе үсешендә мөһим бурычларның берсе хәл ителә: 1955/56 уку елында гомуми мәҗбүри җидееллык, 1959/60 елда — гомуми сигезьеллык белем бирү кертелә. Халык мәгарифен квалификацияле педагогик кадрлар белән тәэмин итү буенча зур эш башкарыла, 1955–1960 елларда ТАССРда 550 дән артык яңа мәктәп биналары төзелә. 1970 елларда мәктәп яшендәге барлык балаларны гомуми мәҗбүри урта белем бирүгә күчерү гамәлгә ашырыла. Совет җитәкчелегенең совет халкының яңа җәмгыятен формалаштыруга юнәлтелгән рәсми курсы белән тәңгәл рәвештә 1950 еллар ахырыннан Татарстанда татар телендә укытуны бетерү сәясәте уздырыла, шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә барлык милли мәктәпләр рус телендә укытуга күчерелә, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен ана телен өйрәнү кыскартыла.

1980 еллар башына Казанда нибары 1 татар мәктәбе кала. 1990 елларда милли мәдәниятне тергезү, милли мәктәпләр эшләрен яңарту, балаларның ана телен өйрәнүен оештыру эшчәнлеге башлана. 1990–2000 елларда татар гимназияләре челтәре булдырыла, күп мәктәпләрдә татар сыйныфлары эшли башлый, гомуми белем бирү мәктәпләре программаларына татар телен укыту кертелә. Махсуслаштырылган мәктәп, гимназия, лицейларның саны шактый арта, дәүләтнеке булмаган мәктәпләр барлыкка килә.

2009 елда Татарстанда 2300 ләп гомуми белем бирү мәктәбе, шул исәптән татар телендә белем бирә торган 1138 мәктәп эшли. 2000 еллар ахырында гомуми белем бирү учреждениеләрен җан башыннан финанслауга күчү «оптимальләштерү»гә, ягъни аз комплектлы авыл мәктәпләрен ябуга, бу исә гомуми белем бирү мәктәпләре санының кискен кыскаруына, милли мәктәпләрнең кимүенә китерә: 2012 елда Татарстанда 1589 гомуми белем бирү уку йорты (якынча 375 мең бала), шул исәптән 852 татар телендә белем бирүче мәктәп (якынча 72 мең бала), 69 татар гимназиясе (26,5 мең бала) эшли.

Әдәбият          

Туишев Ю.А. Развитие народного образования в Татарской АССР: к 30 летию Татарской АССР. К., 1950;

Тутаев М.З. Развитие народного образования в Татарии (1917–1940 гг.). К., 1975;

Гатауллина М.Х. Ведущие тенденции развития татарской национальной школы (1985–2000 гг.). К., 2001.

Шулай ук к. «Татарстан Республикасы» мәкаләсендәге «Халык мәгарифе» бүлеген.