ХХ гасыр башындагы Казан сәнгать училищесы бинасы

(хәзерге вакытта В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институты филиалы урнашкан)

Сәнгать белеме бирү система буларак Россияда XVIII гасырның уртасыннан үсә башлый.

Казанда һәм Казан төбәгендә XVIII гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы дәвамында сәнгать белеме бирү Сәнгать академиясе, шулай ук өлешчә академик А.В.Ступинның Арзамас рәсем мәктәбе карамагында була. Алар рәссамнарның һөнәри әзерлеге сыйфатын күзәтеп торалар һәм гомуми белем бирү уку йортларында укыту хокукына таныклык бирәләр.

1811 елда Казан округындагы уку йортларын җитәкләү өчен Казан университеты Советына буйсынган училище комитеты оештырыла.

1836 елда комитетның яңа уставы кабул ителә, ул университетларны мәктәпләрне җитәкләүдән азат итә.

Комитет өяз училищеларында рәсем укытучысы исеменә дәгъва итүчеләрнең һөнәри дәрәҗәсен бәяләп, эксперт функцияләрен дә башкара. Казанның беренче ир балалар гимназиясенең рәсем укытучыларының һөнәри әзерлек дәрәҗәсе югары була, аларның күбесе Сәнгать академиясен тәмамлаучылар – И.Кавелин, К.Н.Морозов, А.Т.Винокуров, В.А.Смирнов, В.А.Тюфяев, Ф.И.Чекиев, К.И.Деулин һ.б.

Казан университетының рәссамнар Л.Д.Крюков һәм А.Н.Ракович җитәкчелегендәге рәсем класслары (1807–1863) аерым рольгә ия. Төрле елларда Казан уку йортларында В.С.Турин (Казан төп халык училищесы), И.Л.Бателли (Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты), П.К.Вагин (3 нче гимназия һәм С.Ф.Вагнер шәхси гимназиясе), А.И.Иванов, А.С.Терновский (2 нче гимназия), И.И.Журавлёв (укытучылар институты), И.П.Ластухова (руханилар семинариясе), А.И.Нечаева (руханилар академиясе), Т.И.Почуева (Ксения (Икенче) кыз балалар гимназиясе), В.А.Тюфяев, Н.И.Серегин (Мария (Беренче) кыз балалар гимназиясе), С.М.Сизов (сәнәгать училищесы), П.М.Дульский (реаль училище) укыта. Күп рәсем укытучылары төрле елларда Казан уку округының өяз училищеларында эшли.

XIX гасырда Казанда В.С.Турин һәм Ф.П.Травкинның шәхси сәнгать мәктәпләре эшли. 1879–1894 елларда алар тарафыннан беренче гомуми сәнгать мәктәбе ачыла, аны 1879–1885 елларда 260 кеше тәмамлый.

Казан сәнгать мәктәбенең (1895) оештырылуы 1894 елда Сәнгать академиясендә үткәрелгән реформаның нәтиҗәсе була һәм аның каршында 7 урта сәнгать уку йорты барлыкка килә. Алар арасында – Россиянең иң яхшы уку йортларыннан берсе – Казан мәктәбе. Мәктәпнең педагогик составы Сәнгать академиясе тәмамлаучыларыннан тора, бу укытуның методик бердәмлеген тәэмин итә.

1880 елларда Россиядә профессиональ сәнгать-һөнәрчелек белеме системасы формалаша башлый; 1889 елда дәүләт училищеларының яңа төрләрен билгеләгән гомуми план эшләнә, ә 1902 елда аның нигезендә сәнгать-һөнәрчелек уку йортлары турында Положение кертелә.

Казан губернасында беренче сәнгать-һөнәрчелек остаханәләре элеккедән үк кустар-һөнәрчелек үзәкләре булган урыннарда ачыла – Питрәч һөнәр-сәнгать остаханәсе, Балык Бистәсе һөнәр-сәнгать остаханәсе, Чебакса һөнәр-сәнгать остаханәсе. Алар Сәүда һәм сәнәгать министрлыгының уку бүлеге карамагында була. Гомуми җитәкчелек һәм күзәтчелек Казан губерна земствосына йөкләнә.

Совет чорында сәнгать белеме бирү системасы үзгәртеп корыла, ул СССРдагы гомуми белем системасының өлешенә әверелә. Казан сәнгать мәктәбен кат-кат үзгәртеп оештыру сынлы сәнгатьне укыту методикасын тамырдан үзгәртә. Яңа педагогиканың төп казанышы искергән академик һәм эмпирик ысулларга каршы торган пространство һәм сынлы сәнгатьне укытуның пропедевтик курслары системасы була.

1930-еллардан башлап илдә яңа күпбаскычлы махсус сәнгать белеме системасы булдырыла: балалар өчен, махсус урта, югары белем.

1940 елда Казанда Казан сәнгать училищесы каршындагы балалар төркеме нигезендә беренче Балалар сәнгать мәктәбе ачыла.

XX гасыр ахырында Казанда 7 дәүләт балалар сәнгать мәктәбе эшли. Аларда уку вакыты 4 ел тәшкил итә, рәсем сәнгате, гамәли сәнгать, дизайн, сәнгать тарихы укытыла.

Балалар сәнгать мәктәпләре республиканың барлык шәһәрләрендә һәм шәһәр тибындагы поселокларында эшли. Махсус урта сәнгать уку йортлары челтәре сизелерлек киңәя, алар арасында Казан сәнгать училищесы, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте, Чаллы сәнгать училищесы (2007 елдан – көллият), Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы бар.

XX гасыр ахырыннан югары сәнгать белеме бирү системасы формалаша. Казан дәүләт мәдәният институтының график дизайн һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә белгечләр әзерли.

2008 елда Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге Сәнгать институтының скульптура, рәсем сәнгате һәм графика факультетлары булган Казан филиалы ачыла.

Автор – Е.П.Ключевская