Эчтәлек

Халык мәгарифе министрлыгы карамагында булалар.

Укытучылар өчен ставкалар санына бәйле рәвештә ике класслы, өч класслы, дүрт класслы шулай ук була, ләкин уку срогы барысында да башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, 6 ел тәшкил итә.

Бары тик укытучылар институтын тәмамлаучылар укыта.

Шәһәр училищеларында укытуның класс системасы гамәлдә була, шул нигездә Ходай кануннарыннан тыш, барлык фәннәрне дә бер укытучы укыта.

Түләү зур булмый, күпчелек укучылар өчен шәһәр үзидарә органнары түли. Бер яктан, шулай ук ярлы шәһәр балаларына белем алырга мөмкинлек бирсә, икенче яктан — тулы эчтәлекле булмаган уку йортлары була, чөнки аларда аз фәннәр укытыла: арифметика, геометрия, рус теле һәм әдәбият, тарих, география.

Чит телләр һәм алгебраның булмавы сәбәпле укуларын дәвам итәргә теләүчеләр өчен шулай ук «тупик» уку йортына әверелә.

Училищены тәмамлаучылар бары тик укытучылар институтына яисә күп булмаган техник һәм махсус уку йортларына гына керә алганнар. Казан губернасында шундыйлардан Казан сәнәгать училищесы генә була. Шәһәр училищеларын тәмамлаучыларның күпчелеге шәхси предприятиеләргә хезмәткә урнаша яисә вак түрәләр булып китә.

Татарстан территориясендә шулай ук Казанда (өч: 1876 елда — үрнәк, укытучылар институты каршында, 1880 елда — гомумшәһәр, 1905 елда — Бишбалта бистәсендә) һәм барлык өяз шәһәрләрендә: Чистайда (1878 ел), Мамадышта, Спаста (1879 ел), Бөгелмәдә (1880 ел), Лаешта (1881 ел), Зөядә, Буада, Ала­бугада, Минзәләдә (1888 ел), Тәтештә (1902 ел) ачыла.

1912–1914 елларда барлык шулай ук югары башлангыч училищелар итеп үзгәртелә.

Әдәбият

Суходоев Н.С. Начальное образование в городах Казанской губернии (вторая половина XIX — начало ХХ вв.): Дис.… Казань, 2002.

Автор – Е.В.Липаков