Эчтәлек

1868 елның 20 сентябрендә Синод тарафыннан расланган Уставка туры китереп ачыла һәм эшлиләр. Епархия архиерее идарәчелегендә була һәм епархия акчасына финанслана. Епархия училищеларына шул училище кергән епархия чиркәүләренең поп, дьякон һәм руханилары кызлары конкурс буенча кабул ителә. Укырга керүчеләрнең башлангыч белемле булуы таләп ителә.

Беренче училищеләр икешәр еллык һәм өч сыйныфлы, 1901 елдан алты сыйныфлы була. Укучыларның күпчелеге, төп курсны тәмамлаганнан соң, өстәмә берьеллык педагогия сыйныфка укырга керә. Һәр училище каршында педагогия практика үтү өчен үрнәк башлангыч мәктәп эшли. Укыту югары дәрәҗәдә диярлек була, чөнки өлкән сыйныфларда, башлыча, руханилар академияләрен тәмамлаучылар укыта. Шулай да уку программалары шактый дөньяви, гомуми белем бирә торган була. Епархия училищелары укытучы кадрлар әзерләүдә әһәмиятле роль уйныйлар.

Төбәктә 1868 елдан епархия училищеларына программалары һәм укыту планнары буенча дини карамактагы Казан кыз балалар училищесе эшли. 1889 елда Казан епархия училищесе ачыла. Анда, рухани гаилә балаларыннан тыш, Ольга һәм Александра ятим балалар приютларында тәрбияләнүчеләр укый.

1892–1899 елларда епархия училищелары өчен архитектор А.Е.Остовский проекты буенча биналар комплексы (архитектура истәлеге) төзелә. 1899 елдан Вятка епархиясендә Алабуга (Стахеевларныкы) епархия училищесе эшли, аның өчен Г.Ф.Стахеева акчасына 1903 елда архитектор И.А.Чарушин проекты буенча өч катлы корпус төзелә (архитектура истәлеге; хәзер Алабуга педагогия университетының төп корпусы).

Әдәбият

Расширение и обновление Казанского епархиального женского училища. Казань, 1900;

Танаевский С. Историческая записка об открытии Елабужского Епархального женского училища. Вятка, 1903;

Исхакова Р.Р. Педагогическое образование в пореформенной России. Казанская губерния. Казань, 1999.

Автор – Е.В.Липаков