Эчтәлек

XIX йөзнең икенче яртысы — XX  йөз башларында мәктәпкәчә балалар учрежденияләре Россиядә ике юл белән үсеш ала. Беренчедән, мәктәпкәчә тәрбия теориясенә нигез салучы немец педагогы Г.Фребель (1782–1852 еллар) системасы буенча булдырылган мәктәпкәчә балалар учрежденияләре челтәре үсеш ала. Алар каршында Фребель җәмгыятьләре һәм балалар бакчалары булдырыла башлый, беренчесе 1870 елда С.-Петербургта ачыла. Педагогик кадрлар җәмгыять каршындагы курсларда һәм Берлинда өч еллык Фребель курсларында әзерләнә. 1917 елга Россиядә якынча 150 Фребель балалар бакчасы була.

Казанда беренче балалар бакчасын 1907 елда А.А.Самойлова оештыра, ул Берлинда үзенең әтисе — профессор-физиолог А.Ф.Самойлов җитәкчелегендә Фребель курсларын тәмамлый. Икенче балалар бакчасын 1909 елда Гаилә-педагогика түгәрәге ача. 1917 елга шәһәрдә 3 түләүле Фребель балалар бакчасы була.

Икенчедән, 1880 еллардан хәйрия җәмгыятьләре, эшләүче хатын-кызларның балалары өчен түләүсез һәм арзанлы балалар яслеләре һәм бакчалары оештыра башлый. Бу балалар бакчалары, нигездә, педагогик түгел, ә социаль статуста була. 1900 елдан Александра ятимханәсе каршында яслеләр, 1906 елдан — Ярлы һәм авыру балаларны кайгырту җәмгыяте каршында, 1911 елдан Ярлы яһүдләргә ярдәм җәмгыяте каршында балалар бакчалары эшли.

Хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклылыгын яклаучы, хатын-кызларны җәмгыятькә файдалы хезмәткә тартуны алга сөрүче марксистик идеологиягә ярашлы рәвештә, шулай ук традицион гаиләнең тиздән бетәчәге турындагы 1930 елларга кадәр хөкем сөргән карашлар нигезендә дәүләт хакимияте органнары 1918 елда үк мәктәпкәчә балалар учрежденияләре проблемасы белән актив шөгыльләнә башлый, Совет хакимиятенең беренче елларында ук бик күп санда балалар бакчалары ачыла. 1918 елның көзендә Казанда — 9, 1919 елның язында — 40, шул исәптән 7 татар (Иске татар, Яңа татар һәм Пороховой бистәләрендә) балалар бакчасы була; мәктәпкәчә балалар учрежденияләре өяз шәһәрләрендә дә ачыла.

1920 елда ТАССРда 200 балалар бакчасы эшли. НЭП елларында аларның саны, финанслау туктатылу сәбәпле, бик нык кими. 1926 елга түләүле яисә зур предприятиеләр каршында барлыгы 45 балалар бакчасы кала. Ләкин индустрияләштерү башлану белән мәктәпкәчә балалар учрежденияләре саны яңадан тизлек белән арта; 1927 елга ТАССРда 73, 1929 елда 200 балалар бакчасы була. Күмәкләштерү башлану белән мәктәпкәчә балалар учрежденияләре авылларда да ачыла башлый.

1940 елга республикада 549 балалар бакчасы (шулардан 194 е колхозларда) исәпләнә, аларда 27 мең бала тәрбияләнә; 64 мең балага исәпләнгән 1563 балалар мәйданчыгы булдырыла (колхоз һәм совхозлардагы сезонлы мәктәпкәчә балалар учрежденияләре).

Бөек Ватан сугышы елларында мәктәпкәчә балалар учрежденияләренең саны кимеми, чөнки хатын-кызларның җитештерү өлкәсендә эшләве арта. Сугыштан соңгы елларда да мәктәпкәчә балалар учрежденияләре саны арту дәвам итә, 1980 еллар башына ТАССРда 260 мең урынга исәпләнгән 1940 балалар бакчасы эшли. Балаларның 70% ы мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә тәрбияләнә. 1980 елларның 2 нче яртысына халыкның мәктәпкәчә балалар учрежденияләренә ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелә.

1980 елларда мәктәпкәчә балалар учрежденияләре челтәре кыскара башлый (яңа төзелеш барган районнардан тыш), кайбер балалар бакчалары балалар аз туу сәбәпле ябылалар. 1991 елда 1860 мәктәпкәчә балалар учрежденияләре эшли. 1990 еллар башыннан мәктәпкәчә балалар учрежденияләре финанс ягыннан авыр хәлдә була, күп предприятиеләр үз мәктәпкәчә балалар учрежденияләрен тота алмыйлар. Демографик кризис та дәвам итә, шул сәбәпле мәктәпкәчә балалар учрежденияләренең саны кими. Аларны саклап калу өчен, барлык ведомство мәктәпкәчә балалар учрежденияләре җирле бюджет балансына күчерелә. 1992 елга 53% ы ведомство учреждениесе булса, 2003 елда алар 2,4% кына кала. 2003 елның башына ТРда 1611 мәктәпкәчә балалар учрежденияләре эшли, аларда 147 мең бала тәрбияләнә (67% мәктәпкәчә яшьтәге бала).

Совет хакимияте елларында мәктәпкәчә балалар учрежденияләре өчен педагогик кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. 1919 елдан Казанда мәктәпкәчә балалар учрежденияләре хезмәткәрләрен әзерләүче курслар эшли, 1925 елдан аларның җитәкче һәм тәрбиячеләренең белемен күтәрү Татарстан укытучыларның квалификациясен күтәрү институтында алып барыла (хәзер Мәгарифне үстерү институты). 1927 елдан мәктәпкәчә балалар учрежденияләре тәрбиячеләрен урта педагогик уку йортларында әзерлиләр. Мәктәпкәчә балалар учрежденияләре эшчәнлеге белән җитәкчелек итү өчен 1932 елдан республика, өлкә халык мәгарифе органнарында тиешле бүлекләр булдырыла, җирле халык мәгарифе органнарында мәктәпкәчә тәрбия буенча инспектор һәм методист вазифалары кертелә. Аларның эшчәнлеге мәктәпкәчә балалар учрежденияләренең тәрбия һәм белем бирү ролен күтәрүгә юнәлтелгән була. 2003 елны башына ТРда 93% мәктәпкәчә балалар учрежденияләре аттестация һәм дәүләт аккредитациясен үтә, шуларның 42% ына беренче яисә икенче категория бирелә, аларның белем бирү программаларының дәрәҗәсе шул типтагы дәүләт стандартларыннан югары була.

Балаларны ана телләрендә тәрбияләү һәм белем бирү үсеш ала. 1996 елда ТРда 896 татар мәктәпкәчә балалар учрежденияләре эшли, 593 рус телле мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә 796 татар, 53 чуаш, 16 удмурт, 11 мари төркеме була. 2003 елда мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә 67,3% татар баласы исәпләнә. 2012 елда 1930 мәктәпкәчә балалар учрежденияләрендә 188 мең бала тәрбияләнә.

Әдәбият

Якубовская М. Из прошлого детских садов г.Казани // Вестник просвещения. 1923. № 9/10;

Колосовская З.М. Двадцатипятилетие детских садов Татарской АССР // Дошкольное воспитание. 1945. № 8/9;

Корнеева М.С. Из истории развития общественного дошкольного воспитания в Татарской АССР (1917–1941 гг.) // Уч. зап. Казан. пед. института. 1958. Т. 13.

Автор – Е.В.Липаков