Хәрефләр, хәреф тезмәләре, иҗекләр, цифрлардан, грамматик мәгълүмат, танып белү характерындагы һәм тәрбияви текстлардан, иллюстрация материалларыннан тора.

Татар әлифбалары тарихы

Беренче болгар-татар әлифбалары (гарәп алфавитының беренче хәрефе әлиф һәм икенче хәрефе ба исеменнән алынган) Идел буе Болгар дәүләте мәктәп һәм мәдрәсәләрендә төзелә башлый. Андый укыту әсбаплары Алтын Урда һәм Казан ханлыгы халыкларында һәм соңрак та – 1927 елда латин графикасы нигезендәге алфавит (Яңалиф) кергәнче файдаланыла һәм даими камилләштерелә.

Халык арасында киң таралган әлифбалар арасында XVIII йөзнең икенче яртысында Мортаза Котлыгыш белән Ишнияз бине Ширнияз тарафыннан язылган кулъязма әлифбалар билгеле.

Сакланып калган беренче басма әлифбалар XIX йөз башы мәктәпләре өчен язылган. 1802 елда Казан университеты типографиясендә 11 мең данә тираж белән Мортаза Котлыгышның «Шәраит әл-иман» («Иман шарты») әлифбасы басыла.

Аннан соңгы елларда башлап укырга-язарга өйрәтү, шул исәптән җәдиди мәдрәсәләр өчен:

  • Галимҗан Барудиның («Сәвад хан» – беренче баскыч укыту өчен дәреслек, 1891),
  • Мөхәммәтвәли Мөхәммәтрәхим Әл-Чистайның – «Иказ әл-вилдан» («Балаларны уяту» – икенче баскыч укыту өчен, 1891),
  • Әхмәтһади Максудиның «Мөгаллим әүвәл» («Беренче дәреслек», 1892), «Мөгаллим сәнин» («Икенче дәреслек» – соңгы баскыч укыту өчен, 1902) әлифба дәреслекләре төзелә.

Ә.Максуди әлифбалары 1892–1917 елларда күп тапкырлар нәшер ителә һәм Россиянең барлык төрки телле халыклар мәктәпләрендә кулланыла. XIX йөз ахырында Имаметдин Сәйфуллинның «Яңа әлифба» (1892), Шакирҗан Таһириның «Бәдьэ әт-тәгълим. Мөкаммәл әлифба» («Башлангыч белем бирү өчен тулы әлифба», 1893) исемле беренче рәсемле әлифбалары дөнья күрә.

Күп әлифбаларда математикадан башлангыч мәгълүмат бирелгән бүлек – әбҗәд (саннарны гарәп алфавиты хәрефләре белән билгеләү) аерылып торган. Алар арасында Каюм Насыйри китаплары – «Иҗек (Ибтидаи сабакка шөругъ кыйлгучы балаларга иҗек танытмак өчен бер тәҗрибәдер)» («Укырга-язарга өйрәнергә керешүче балаларга иҗек өйрәтү», 1895); «Иршад әл-әхибба илә тәгълими әл-әлифба» («Әлифба өйрәнүче балаларга нәсыйхәт», 1891) һ.б. бар.

Татар әлифбаларының бер төре – рус гимназияләрендә укучыларны татар теленә өйрәтү өчен уку ярдәмлекләре. 1778 елда Сәгыйть Хәлфин тарафыннан «Хәреф һәм иҗекләре тулы тасвирланган татар теле әлифбасы» («Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов») нәшер ителә. 1787 елда аның «Әлифбаи татар» дәреслеге басыла. 1809 елда Ибраһим Хәлфиннең «Гарәп укуы кагыйдәләре белән татар теленең алфавиты һәм грамматикасы» дәреслеге; 1859 елда Г.Ваһаповның «Мөгаллим әүвәл фи тәгълим лисан әл-гарәп вә әл-фарси әт-татари» («Гарәп, фарсы, татар телләрен башлап өйрәнүчеләр өчен ярдәмлек») дәреслеге; 1887 елда Мирсалих Бикчуринның «Татарларга русча, русларга татарча сөйләшергә һәм үзлегеннән укырга өйрәткеч» («Татарско-русский и русско-татарский самоучитель») уку ярдәмлеге чыга.

XIX йөз ахыры XX йөз башында мәктәптә укыту системасын үзгәртеп кору сәбәпле (Җәдитчелек) «яңа алымлы» дәреслекләр, шул исәптән укытуның авазлар методына нигезләнгән әлифбалар барлыкка килә. 1893 елда Мөхәммәтзакир Ишмөхәммәтовның «Әлифбага җитәкче» уку ярдәмлеге, 1908 елда Хәбибрахман Зәбиринең «Рәсемле әлифба»сы басыла.

XIX йөзнең икенче яртысыннан керәшен татарлар өчен әлифбалар булдырыла. Алар педагог-миссионер Н.И.Ильминский тарафыннан кириллица нигезендә төзелә: «Кенәгә» («Княгя», 1862); «Керәшен татарлар өчен әлифба» («Букварь для крещенных татар», 1871); «Язу урята торган книга» (1906).

Гомуми башлангыч белем бирүне гамәлгә кертү һәм олылар арасында наданлыкны бетерү өчен татар әлифбалары төзү 1920 еллар ахыры – 1930 еллар башында аеруча киң колач ала. Г.Шәрәф һәм Ш.Алексеевның «Беренче адым» (1923), «Якты юл» (1926), «Яңа тормыш» (1928) әлифбалары нәшер ителә.

Латин графикасына күчү белән (Латин язуы) Гыймад Нугайбәк һәм Мөхәммәтхан Фазлуллинның «Яңа әлифба»сы (1926) нәшер ителә. Шуннан соң татар мәктәпләре өчен әлифбалар РСФСР Педагогик фәннәр академиясе тикшеренүләре, шулай ук Россиянең рус булмаган башка халыклар телендә шундый ук уку ярдәмлекләре эшләү тәҗрибәсе исәпкә алып төзелә.

1950 еллардан татар мәктәпләрендә Г.Сәйфуллин, соңрак Р.Вәлитова, С.Вагыйзов әлифбалары буенча укытыла. Рус телле балалар өчен 1998 елдан башлап Ф.Йосыпов белән Л.Новикова язган «Татарский букварь» ел саен чыгарыла.

Әдәбият

Кәримуллин Ә.Г. Китап дөньясына сәяхәт: Татар басма сүзенең сәхифәләреннән. Казан, 1979.

Ибраһимов Ф. Белем әлифбадан башлана: Татарча уку-язуга өйрәнү методикасы һәм татар әлифбалары тарихы. Казан, 1994.

Курбатов Х.Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан, 1999.

Автор – Г.С.Сабирҗанов