Җиргә иң якын йолдыз – Кояш. Башка йолдызлар Җирдән шактый ераклыкларда урнашкан, хәтта иң көчле телескоптан да алар төрле төстә яктыртучан нокталар булып кына күренә. Гади күз белән күк йөзенең ярымсферасында – 3 меңгә якын, телескоп ярдәмендә, нигездә, безнең Галактикада урнашкан йөзләрчә мең йолдызны күрергә мөмкин. Аларның Галактикадагы гомуми саны 100 млрд чамасы.

Йолдызларның фундаменталь параметрлары

Йолдызларның төп параметрлары: яктыртучанлылыгы (йолдыз өслегеннән нурланган тулы энергия), массасы, радиусы һәм химик составы.

Йолдызларның массасы 0,08 дән 100 Кояш массасы чикләрендә исәпләнә, радиуслары Кояш радиусыннан берничә мәртәбә кечкенә һәм 1000 тапкыр зуррак та булырга мөмкин.

Йолдызлар өслегендәге температура, башлыча, 2-5 мең К арасында.

Массалары зуррак йолдызларның радиуслары да зуррак, өслектәге температурасының да югарырак булуы исбатланган. Йолдызларның массасының өчтән ике өлешен – водород, өчтән берен гелий тәшкил итә, авыр химик элементлар 1% тан артык түгел.

Йолдызларның үзенчәлеге турындагы барлык мәгълүмат аларның нурланышларын күзәтү һәм анализлау нәтиҗәләреннән чыгып алына. Мәгълүм булганча, йолдызлар водородка бай газ-тузан болытларының тартылу көче тәэсирендә кысылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Конденсация үзәгендә югары тыгызлыкка һәм температурага (10–12 млн градус чамасы) җиткәндә, водородны гелийга әверелдерүче термотөш реакцияләре башлана. Яңа йолдыз барлыкка килә, аның гомеренең 90%ы шул этапта уза. Йолдызның яшәү вакыты аларның массасына бәйле. Иң зур массалы йолдыз (Кояш массасыннан 8 тапкырга артыграк) берничә млн ел яши һәм эволюциясе ахырында һәлакәткә дучар була: я үтә яңа йолдыз булып күренеп шартлый һәм шуның нәтиҗәсендә андагы матдәләрнең күпчелеге галәм киңлегенә сибелә, ә калдыклары нейтрон йолдызга (үтә тыгыз матдәдән гыйбарәт булган 10–15 км радиуслы компактлы объект) әверелә, я йолдызның катастрофик кысылышы «кара тишек» (классик ысуллар ярдәмендә күзәтеп булмый торган нәгадәти гипотетик объект) хасил булуга китерә.

Массалары өч Кояш массасыннан кимрәк йолдызның эволюциясе (безнең Кояш та шуларга керә) тыныч кына уза. Төштәге водород янып беткәннән соң, алар компактлы тыгыз объектларга – гелийлы ак кәрлә йолдызларга әвереләләр, суыну хисабына яктырталар, аларның үлчәмнәре Җир зурлыгы белән чагыштырырлык дәрәҗәдә була. Кояш массасы зурлыгындагы йолдыз 10 млрд ел чамасы яши. Шундый массалы йолдыздагы водород һәм аннары төштәге гелий янып беткәннән соң, аларның өслегеннән матдәләр ыргылып төшәргә мөмкин. Шунда алар планетар томанлыклар – бер яки берничә киңәючән сүрү белән әйләндереп алынган кайнар йолдыз буларак күзәтелә. Андый йолдыз углерод-кислородлы ак кәрлә йолдыз сыйфатында яшәүдән туктыйлар. Ялгыз йолдызның (тотрыклы йолдыз) водород яну стадиясендә физик сыйфатламалары үзгәрми диярлек.

Орион йолдызлыгы тирәсе. 1948 ел

Фоторәсем Казан университетының В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясендә төшерелгән

Алмаш һәм тотрыксыз йолдызлар

Алмаш һәм тотрыксыз йолдызда бар, аларның яктыртучанлыгы периодик яки тәртипсез рәвештә бер тәүлектән алып уннарча һәм йөзләрчә ел саен үзгәреп тора. Яктыртучанлык үзгәрүнең сәбәбе – йолдызның ике төрлелеге яки физик үзгәрүчәнлеге, ялгыз йолдызның пульсацияләре һәм куш системаларда төрлечә тәэсир итешүе белән аңлатыла.

Казан астрономнарының йолдызларны өйрәнү тарихы

 Казан галимнәре йолдызны Казанда беренче шәһәр обсерваториясе төзелгәннән бирле күзәтәләр (1814 ел).

XIX йөздә галимнәрдән И.М.Симонов, М.В.Ляпунов, М.А.Ковальский, Д.И.Дубяго күк йөзендәге яктырткычларның координатларын билгеләү һәм фәзаи хәрәкәтләрен өйрәнү максаты белән күзәтүләр уздыралар. 1920 еллардан йолдызларның физик сыйфатламаларын өйрәнү Д.Я.Мартынов белән А.Д.Дубягоның куш йолызларның яктыртучанлыгы үзгәрүен күзәтүләреннән башлана. В.А.Крат тарафыннан тыгыз куш системалардагы компонентларның фигураларын тикшерү эшләре башкарыла (1937 ел). М.И.Лавров сайлап алынган куш йолдызларының үлчәмнәрен һәм массаларын билгели (1976 ел).

Н.А.Сәхибуллин һәм аның шәкертләре тарафыннан йолдызларның спектрын анализлау вакытында йолдызларның өске катламнарындагы температура, басым, тыгызлык һәм химик элементларның таралышы турында алынган мәгълүматлар (1991 ел) йолдызлар эволюциясе һәм Галактикадагы нуклеосинтез тарихы хакында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Релятивистик компонентлы куш системалардагы физик процесслар, йолдызлар тирәли аккрецион дискларның структурасы һәм нурланышы өйрәнелә. РТТ-150 оптик телескобы ярдәмендә Казан галимнәре катнашында 1998 елдан якын Галәмдә актив үзәкле уннан артык яңа Галактика, компакт объектлар – ак кәрләләр һәм нейтрон йолдызлары булган берничә яңа тыгыз куш йолдызлар системасы, шулай ук безнең Галактикадагы аккрецияләнүче кара тишекле SS433 микроквазарының яңа оптик үзлекләре ачыла.

Әдәбият

Физика космоса: Маленькая энциклопедия. Москва, 1986.                  

Автор – Л.И.Машонкина