Кояш тотылулар

Ай фәзага күләгә конусын тарата, бу конусның түбәсе Ай үзәгеннән 368–380 мең км да урнаша; һәм конус Айдан 363–406 мең км ераклыктагы Җиргә кадәр җитәргә мөмкин (рәс.1).

Җирдә Ай күләгәсенең диаметры 270 км дан артмый, бу — Җирдә тулы Кояш тотылу күзәтелә торган иң зур өлкә, ягъни шушы өлкәдә Ай Кояшны тулысынча каплый. Әгәр дә бу көнне Ай, үзенең сузынкы орбитасы буенча күчеп, Җирдән ераграк урнашса, аның күренмә дискы зур булмый һәм Кояшны тулысынча каплый алмый, шунлыктан Ай күләгәсе тирәли Кояш боҗрасы күренеп кала (боҗрасыман тотылу). Айның — үз орбитасы буйлап, ә Җирнең үз күчәре тирәли хәрәкәтләре аркасында, Ай күләгәсе Җир өслеге буенча 1 км/сәг. тирәсе тизлек белән күчә бара һәм тулы тотылуның тар, әмма озын (15 мең км га кадәр) полосасын сыза. Өлешчә Кояш тотылу күзәтелә торган ярымкүләгә конусның радиусы 3501 км тирәсе. Күләгә үзәгеннән ярымкүләгә кырыена таба ераграк киткән саен, тотылу фазасы (Кояш диаметрының ай каплаган өлеше) кечерәк була бара. Өлешчә Кояш тотылу вакытында Кояш дискы тулысынча капланмый. Зуррак фазалы өлешчә Кояш тотылу 2 сәгатькә кадәр дәвам итә, бу вакыт аралыгының уртасында, әгәр күзәтү урыны ай күләгәсенең юлына туры килсә, 7,5 мин. тан (боҗрасыманда 12 мин. тан) кимрәк вакыт эчендә тулы (яки боҗрасыман) Кояш тотылу күзәтелә.

Тулы Кояш тотылулар, бу вакытта Айның якты Кояшны гына түгел, Җир атмосферасының да беркадәр өлешен каплавы аркасында, зур фәнни кызыксыну тудыралар, чөнки Кояш тирәсен, шул исәптән хромосфераны һәм Кояш таҗын күзәтү өчен комачаулыклар юкка чыга. Караңгылыкта калган Кояш тирәсендәге йолдызлар «Эйнштейн эффекты» дип аталучы күренешне — ихтималлык теориясенең астрономик чагылышын күзәтергә мөмкинлек бирә (күк гөмбәзендә Кояшка якын урнашкан йолдызлардан килгән яктылык нурларының Кояшның гравитация кыры тәэсирендә кәкрәю күренеше).

Кояшның тулы тотылуы

Фоторәсем төньяк Байкалда 1981 елның 31 июлендә төшерелгән

Ай тотылулар

Өлешчә Ай тотылу аның Җир күләгәсенә керүеннән башлана (рәс. 2), 3,75 сәг. дәвам итәргә мөмкин; бу вакытның урталыгында 1,75 сәг. дәвамындагы тулы ай тотылулар була ала. Тулы тотылу вакытында Ай тонык коңгырт-кызыл төскә керә, чөнки аңа Кояшның Җир атмосферасында сынган нурлары төшә. Атмосфераның бу өлкәләрендә болытлар булу-булмауга карап, әлеге нурларның көче һәм төсе төрлечә була, шунлыктан Айның караңгылану дәрәҗәсе дә төрлечә күзәтелә; сирәк кенә Ай бөтенләй күренмәскә дә мөмкин.

Кояш һәм ай тотылуның периодлары

Кояш тотылулар бары тик яңа ай туган вакытларда гына, ә Ай тотылу алар Ай орбитасында Кояш белән Айның күк йөзендәге күренмә нурлары кисешә торган төеннәргә якын урнашкан очракларда, тулы ай вакытында күзәтелә. Кояш һәм ай тотылуының дәвамлылыгы һәм фазасы Ай һәм Кояшның бу төеннәргә никадәр якын булуына бәйле. Ел саен 2 дән 5 кә кадәр Кояш тотылу һәм өчтән дә күп булмаган Ай тотылу күзәтелә. Җирдә, тулаем алганда, Кояш тотылулар ешрак була. Ай тотылулар Җирнең аңа караган тулы ярымшарында, Кояш тотылулар шактый ук кечерәк өлкәдә — Айның ярымкүләгәсе яки кечкенә генә күләгәсе төшкән урыннарда күренә. Билгеле бер урында тулы Кояш тотылулар уртача 300–400 елга 1 тапкыр була. Әйтик, Казанда Кояшның тулы тотылуы 1762 елның 17 октябрендә күзәтелгән, ә шуннан соңгысы 2061 дә булачак.

Ай һәм Кояш тотылулар эзлеклелегендә период саклана (6858,3 тәүлек), шуның эчендә Кояш һәм ай тотылуы бер үк эзлеклелектә кабатлана. Бу период әле безнең эрага кадәр 6 йөздә үк «сарос» исеме белән билгеле булган. Бер сарос дәвамында 43 тапкыр Кояш (15 өлешчә, 14 боҗрасыман, 2 боҗрасыман-тулы һәм 12 тулы) һәм 28 тапкыр Ай тотыла. Сарос киләсе тотылуның көнен билгеләргә мөмкинлек бирә; урынын, төгәл вакытын һәм күренмә фазасын өстәмә исәпләүләр белән табалар. Тотылу вакыты моментларын исәпләүләрдә ялгышлык 2–3 с тан артмый, ә Җир өстендә тулы тотылу полосасы 1 км га кадәр төгәллек белән исәпләнә.

Төрле халыкларның елъязмаларында Кояш һәм ай тотылуына сылтамалар кайбер әһәмиятле тарихи вакыйгаларның даталарын билгеләргә, төрле календарь системалары арасындагы нисбәтләрне ачыкларга, берничә мең ел эчендә Кояш һәм Айның хәрәкәт траекторияләрен төгәл ачыкларга мөмкинлек бирә.

Татарстан һәм Россия территориясендә кояш тотылулар

Кояшның соңгы тулы тотылуы республиканың көньягында 1961 елның 15 февралендә күзәтелә, шуннан соңгысы 2061 елның 20 апрелендә булачак.

Шулай ук Россия территориясендә 2006 елның 29 мартында һәм 2008 елның 1 августында Кояшның тулы тотылуы күзәтелде.

Казан университетының астрономия кафедрасы һәм астрономия обсерваториясе галимнәре XX йөздә Россия территориясендә күзәтелгән барлык тулы Кояш тотылуларны да өйрәнүдә катнашалар.

Әдәбият

Струве О., Линдс Б., Пилланс Э. Элементарная астрономия. Москва, 1964;

Михайлов А.А. Солнечное затмение 31 июля 1981 года и его наблюдение. Москва, 1980.

Автор – Р.В.Заһретдинов