Эчтәлек

Цинк һәм алкилгалогенидларның карбонил кушылмаларына (альдегид, кетон, катлаулы эфирлар, хлорангидрид һәм кислота ангидридлары) тәэсир итеп, икенчел һәм өченчел спиртлар алу:

Беренче мәртәбә өченчел спирт алу өчен цинкорганик синтезлау ысулы А.М.Бутлеров тарафыннан 1864 елда кулланыла. 1875 елда А.М.Зайцев һәм Е.Е.Вагнер тарафыннан җентекләп эшләнә. Кетоннардан – өченчел, альдегидлардан икенчел спиртлар барлыкка килә (озак вакытлар бу спиртларны «Зайцев спиртлары» дип атаганнар). Туендырылмаган спиртлар синтезлау өчен туендырылмаган радикаллы галогенорганик кушылмаларны кулланалар. Реакция ацетилен спиртлары алу өчен файдаланыла.

Зайцев-Вагер реакциясенә нигезләнгән С.Н.Реформатский реакциясе элементорганик кушылмалар химиясен башлап җибәрә.

Әдәбият

Вацуро К.В., Мищенко Г.А. Именные реакции в органической химии: Справочник. Москва, 1976.