Ул тел күренешләрен, аның төзелеш закончалыкларын һәм функцияләрен өйрәнә.

Өйрәнү аспектларыннан чыгып, шартлы рәвештә эчке һәм тышкы лингвистиканы аерып карыйлар. Эчке лингвистикага гомуми тел белеме (гомумтел категорияләрен өйрәнә), чагыштырма һәм чагыштырма-тарихи тел белеме (төрле телләр арасындагы генетик һәм типологик мөнәсәбәтләрне өйрәнә), тел системасын төрле юнәлештә өйрәнүче тел белеме тармаклары — фонетика, фонология, грамматика (морфология, сүз ясалышы, синтаксис), морфонология, лексикология, фразеология керә. Тел системасының үсеш этапларын — тел тарихы (тарихи фонетика, фонология һ.б.) һәм этимология, ялгызлык исемнәрне ономастика, шул исәптән топонимика һәм антропонимика өйрәнә. Тышкы лингвистика (паралингвистика, этнолингвистика, психолингвистика, социолингвистика һ.б.) җәмгыятьтә сөйләүче кеше функцияләре белән бәйле тел аспектларын тикшерә. Аңа шулай ук диалектология һәм лингвистик география дә керә. Тел белеменең махсус тармагын интерлингвистика тәшкил итә. Ул халыкара аралашуның төрле аспектлары, аның оптимальләшү мөмкинлекләре, халыкара ясалма телләр белән шөгыльләнә.

Татар теле белеме

Татар теле белеме X–XI йөзләрдә гарәп филологиясе («Төрки шивәләр җыелмасы», Мәхмүд Кашгари, 1072–74) йогынтысында нигез салынган тюркологиянең бер өлеше буларак гомуми тел белеме чикләрендә үсеш ала. XVII–XVIII йөзләрдә гимназияләрдә, руханилар училищеләре һәм семинарияләрендә «татар теле» предметы кертелә һәм системалы рәвештә фәнни нигездә өйрәнелә башлый.

Татар теле белеме фән буларак XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан С.Х.Хәлфин, И.И.Гиганов, А.А.Троянский һ.б.ның хезмәтләрендә формалаша башлый. Алга таба ул Казан университетының Шәрекъ бүлеге галимнәре М.К.Казимбәк, И.Н.Березин, И.И.Хәлфин, М.-Г.Мәхмүдов һ.б.ның хезмәтләрендә үсеш ала.

Казан университетының төрек-татар теле кафедрасында Россия тюркологиясенә нигез салына (XIX йөз башы). XIX йөзнең 2 нче яртысында К.Г.Насыйри, В.А.Богородицкий, Х.Ф.Фәезханов, Н.Ф.Катанов һ.б.ның тел белеменә караган хезмәтләре нәшер ителә. XIX йөзнең соңгы чирегендә Казан лингвистика фәнни мәктәбе (нигез салучы — И.А.Бодуэн де Куртенэ) барлыкка килә, шул юнәлештә Г.Г.Ибраһимов, Г.Ш.Нугайбәк, Ә.Н.Максуди, Җ.Җ.Вәлиди, Г.Х.Алпаров, Г.Ш.Шәрәф, М.Х.Корбангалиев нәтиҗәле эшлиләр.

1940–1950 елларда татар теле белеменең фонетика, грамматика, сүз ясалышы (М.З.Зәкиев, Д.Г.Тумашева, Ү.Ш.Байчура, Ф.Ә.Ганиев, Р.Г.Сибәгатов, К.З.Зиннәтуллина), диалектология (Г.Х.Ахунҗанов, Л.Т.Мәхмүтова, Ф.Й.Йосыпов, Л.Ш.Арсланов, Д.Б.Рамазанова, Ф.С.Баязитова), тел тарихы һәм стилистика (Ә.Р.Тенишев, В.Х.Хаков, Ф.С.Фасиев, Х.Р.Курбатов, Ф.М.Хисамова, И.Б.Бәширова), ономастика (Г.Ф.Саттаров, Ф.Г.Гарипова), чагыштырма һәм контрастив лингвистика (Р.Г.Юсупов, Ә.М.Ахунҗанов, Л.К.Бәйрәмова, Ф.С.Сафиуллина), этимология (Р.Г.Әхмәтьянов), этно- һәм социолингвистика кебек төрле тармаклары формалаша.

1950 елларда СССР ФАнең Казан филиалы тел, әдәбият һәм тарих секторында (1997 елдан — ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) татар теленең 3 томлык аңлатмалы сүзлеге («Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», 1977–81) төзелә башлый. 1990 елларда Татар теле белеменең чираттагы үсеш чоры башлана. Акад. «Татар грамматикасы» (1–3 т., 1998–2002; «Татарская грамматика», т. 1–3, 1992–93; Дәүләт бүләге, 1994) басылып чыга.

2002 елда — Ф.С.Сафиуллина һәм М.З.Зәкиевнең югары уку йортлары өчен «Хәзерге татар әдәби теле» дәреслеге, 2003 елда Х.Р.Курбатов редакциясендә «Татар әдәби теле тарихы» дөнья күрә. 2009 елда «Татар халык сөйләшләре атласы» (Д.Б.Рамазанова, Ф.С.Баязитова, Т.Х.Хәйретдинова, З.Р.Садыйкова, Р.С.Барсукова һ.б.) эшләнеп бетә. Татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнү белән — Р.Г.Вафиев, К.Р.Галиуллин, Р.Г.Юналиева, Ә.Ә.Әминова, Л.К.Бәйрәмова, Д.Ә.Сәлимова, татар һәм чит телләрне чагыштырып өйрәнү белән А.Г.Садыйкова, А.Ә.Билалова, М.Н.Закамуллина, В.Н.Хисамова, Г.Г.Зәйнуллин һ.б. шөгыльләнә. Татар теле белемендә лингвокультурология (Р.Р.Җамалетдинов), татар компьютер лингвистикасы (Җ.Ш.Сөләйманов) юнәлешләре дә барлыкка килә. Татар кулъязма сүзлекләре — М.Н.Ногманов, Ә.Ш.Йосыпова, эпиграфик ядкәрләр Ф.С.Хәкимҗанов, Д.Г.Мөхәммәтшин, М.З.Зәкиев тарафыннан өйрәнелә.

ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Казан университетында, аның Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдәге филиалларында эшләүче галимнәр тарафыннан төрле сүзлекләр, югары уку йортлары һәм урта мәктәпләр өчен татар теле буенча дәреслекләр, уку ярдәмлекләре нәшер ителә, татар телен укыту методикалары эшләнә.

Әдәбият      

Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX — 20-е гг. XX в.). К., 1998; 

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998; 

Юдакин А.П. Урало-Алтайское (тюрко-монгольское) языкознание: Энцикл. М., 2001; 

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь: В 3 т. К., 2002–04; 

История Казанского университета, 1804–2004. К., 2004; 

Казанская лингвистическая школа. К., 2008.

Автор — М.З.Зәкиев