Шәркыять гыйлеме юнәлешләре

Европада һәм Россиядә аның гамәли, академик (классик) һәм университет юнәлешләре формалаша һәм үсеш кичерә.

XIX йөздә — XX йөз башында Шәрекъ телләре, халыкларының әдәбияты һәм тарихи истәлекләре, борынгы һәм урта гасырлар тарихы, мәдәнияте белән бәйле классик шәркыять гыйлеме интенсив рәвештә үсә.

Россиядә шәркыять гыйлеме фән буларак XIX йөз башында формалаша. Аның үсешенә Шәрекъ илләре белән төрле тышкы сәяси, сәүдә-икътисади һәм фәнни багланышлар булышлык итә. Бу чорда Шәрекъкә нисбәтле күпсанлы җыелмалар һәм коллекцияләр (кулъязмалар, китаплар, акчалар, сәяхәтчеләр һәм дипломатларның язмалары, фольклор, лексика үрнәкләре һ.б.) туплана, грамматикалар, хрестоматияләр, сүзлекләр, Шәрекъ халыклары тарихы һәм мәдәнияте буенча тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләр нәшер ителә; гомуми белем бирүче дөньяви һәм дини мәктәпләрдә (шул исәптән Казандагы беренче ир балалар гимназиясендә, 1769–1770), университетларда (Казан университетында, 1807 елдан) Шәрекъ телләрен укыту кертелә. Петербург Фәннәр Академиясе шәркыять гыйлеменең бер үзәгенә әверелә (1818 елда Азия музее ачыла). Илдә Кытайны өйрәнү үсешендә Пекиндагы Россия рухани миссиясе зур роль уйный (1715 елда нигезләнә).

Шәркыять гыйлеме үзәкләре

XIX йөздә Россия шәркыять гыйлеменең төп Петербург, Мәскәү һәм Казан үзәкләре формалаша. XIX йөзнең беренче яртысында Казан университеты Россиядә шәркыять гыйлеме үзәкләренең берсенә әверелә. Казан университеты шәркыятьче галимнәре Х.Д.Френ, Ф.И.Эрдман, А.К.Казимбәк, И.Н.Березин, И.Хәлфин, В.П.Васильев, О.М.Ключевский, П.Я.Петров, И.Ф.Готвальд, О.П.Войцеховский һ.б. Шәрекъ илләре тарихын һәм мәдәниятен, Шәрекъ телләрен һ.б.ны өйрәнүгә зур өлеш кертәләр (кара: Шәрекъ бүлеге). 1830–1840 елларда Казан университеты мөселман илләренә, Кытайга һәм Монголиягә фәнни экспедицияләр оештыра, филология, тарих һәм чыганакларны өйрәнү өлкәләрендә зур тикшеренүләр уздырыла. Монгол телләре кафедрасы профессорлары О.М.Ковалевский һәм А.В.Попов Казанда һәм Россиядә университет шәркыять гыйлеменә нигез салучылардан булалар.

Шәрекъ бүлеге Казаннан Петербург университетына күчерелгәннән соң (1855), Казан шәркыять гыйлеменең кысалары тарая, башлыча элеккечә тюркология, ислам мәсьәләләре өйрәнелә (Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.С.Саблуков, И.Ф.Готвальд, Н.И.Ильминский, Н.Ф.Катанов, Н.И.Ашмарин, В.В.Радлов, И.А.Бодуэн де Куртенэ, М.Бигиев, П.Жузе һ.б.).

1917–1920 елларда яңа академик фәнни учреждениеләр һәм югары уку йортлары формалаша, Шәрекънең ул замандагы хәлен өйрәнүгә кызыксыну тәгаенләнә, Европа ориенталистикасы һәм Шәрекътәге чит илләр белән фәнни элемтәләр йомшара, Ташкентта, Бакуда, Киевта, Иркутскида һ.б.да шәркыять гыйлеменең яңа үзәкләре барлыкка килә.

Казанда шәркыять гыйлеме

Совет чорында Казанда шәркыять гыйлеме тарихи, археологик, филологик, сәнгати һ.б. гуманитар тикшеренүләр белән тыгыз бәйле була (кара: Татар мәдәнияте йорты). 1920–1940 елларда Казан шәркыять гыйлеме традицияләрен Г.Ибраһимов, Г.Гобәйдуллин, Һ.Атласи һ.б. дәвам иттерәләр. Татар тел белеме үсеше Җ.Вәлиди, Г.Алпаров, В.А.Богородицкий, Г.Рәхим, М.Корбангалиев, Р.Газизов, Г.Шәрәф һ.б.ның фәнни эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. 1939 елда Казанда Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, 1944 елда Казан университетында татар филологиясе бүлеге ачыла, алар Казан шәркыять гыйлеменең төп үзәкләренә әвереләләр.

1960 еллардан аның үсешендә төп этап башлана, татар халкы тарихы, археологиясе, теле, әдәбияты, фольклоры, иҗтимагый-фәлсәфи фикере һәм этнографиясе, Идел буе һәм Урал алды халыкларының үзара багланышлары һәм йогынтысы мәсьәләләре буенча тикшеренүләр дәвам итә (М.Г.Госманов, Р.М.Вәлиев, Н.Г.Мәҗитова, С.М.Михайлова, Х.Й.Миңнегулов, М.З.Зәкиев, Ф.С.Фәсиев, Ә.Г.Кәримуллин, Я.Г.Абдуллин һ.б.).

Археологик, археографик һәм фольклор экспедицияләре оештырыла. Әлеге тикшеренүләр халык авыз иҗаты әсәрләрен, иске татар, гарәп, фарсы, төрек һ.б. шәркый телләрдәге борынгы кулъязмаларны һәм китапларны җыюдан гыйбарәт була (кара: Археографик экспедицияләр). Башлыча Казан университеты китапханәсендә, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә тупланган әлеге кулъязмалар һәм китаплар шәркыятьче галимнәрдә зур фәнни кызыксыну уята. Атаклы татар галимнәре, әдипләре, илаһият галимнәре, шагыйрьләре һәм сәясәт эшлеклеләре Кол Гали, Котб, Мөхәммәдъяр, Кол Шәриф, Г.Курсави, Г.Утыз Имәни, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Х.Фәезханов, Б.Вәисов, Г.Баруди, Г.Гомәри, З.Камали, М.Бигиев, Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими, Г.Исхакый Ф.Туктаров, М.Солтангалиев һ.б. мирасын өйрәнү дәвам итә. Республика галимнәре тарафыннан Казан шәркыять гыйлеме тарихы, Азия һәм Африка илләренең хәзерге үсеше һәм исламны өйрәнү, Шәрекътәге эллинизм дәвере дәүләтләренең халыкара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре, төрки телле язма чыганакларны өйрәнү, татар тел белеме һ.б. буенча күпсанлы хезмәтләр нәшер ителә. Казан шәркыять гыйлеме хәзерге этапта уку йортларында Шәрекъ телләрен укытуның яңарышы, Казан университетының Шәркыять гыйлеме институты ачылу (2000), республикада традицион мөселман югары уку йортлары эшчәнлеге башлану, Шәрекътәге чит илләр белән фәнни һәм мәдәни багланышлар киңәю, шәркыять гыйлеме буенча яшь белгечләр әзерләүнең тирәнәюе һәм, гомумән, илдәге классик шәркыять гыйлеме традицияләренең баетылуы белән сыйфатлана.

Әдәбият

Крачковский И.Ю. Очерки по истории русской арабистики // Избранные сочинения. М.–Л., 1958. Т. 5.

Проблемы тюркологии и востоковедения. Казань, 1964.

Развитие филологических и исторических наук. Казань, 1969.

Закиев М.З. Успехи татарского языкознания за 50 лет // Вопросы тюркологии. Казань, 1970.

Кузнецова Н.А., Кулагина Л.М. Из истории советского востоковедения. 1917–1967. М., 1970.

Мазитова Н.А. Изучение Ближнего и Среднего Востока в Казанском университете (первая половина XIX в.). Казань, 1972.

Данцит Б.М. Ближний Восток в русской науке и литературе. М., 1973.

Бартольд В.В. Работы по истории востоковедения // Сочинения. М., 1977. Т. 9.

Лунин Б.В. Средняя Азия в научном наследии отечественного востоковедения: Историографические очерки. Ташкент, 1979.

Махмутова Л.Т. Татарское языкознание. Итоги и проблемы // Проблемы современной тюркологии. Алма-Ата, 1980.

Шамов Г.Ф. Профессор О.М.Ковалевский: Очерк жизни и научной деятельности. Казань, 1980.

Кононов А.Н. История изучения тюркских языков в России: Дооктябрьский период. Л., 1982.

Куликова А.М. Становление университетского востоковедения в Петербурге. Л.. 1982.

Абдуллин Я.Г., Шайдуллина Л.И. Востоковедение в Казани // Народы Азии и Африки. М., 1985.

История отечественного востоковедения до середины XIX в. М., 1990.

Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX в. — 20-е гг. ХХ в.). Казань, 1998.

Автор – Р.М.Вәлиев