Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
БУК-628 штаммыннан алынган махсус эшләнгән коры препарат
Казан бөтенсоюз ветеринария фәнни-тикшеренү институтында 1976 елда Г.Х.Камалов һәм А.В.Селиванов тарафыннан уйлап табыла.
Тере вакцина үсеп килүче тавык эмбрионнары тукымасыннан әзерләнгән күзәнәк культурасында көчсезләндерелгән вирус (БУК-628 штаммы) үстереп алына. Вакцина дуңгызларда Ауески авыруын булдырмау һәм фермаларны латентлы йогышлы авырулардан саклауның профилактик чарасы буларак һәр җирдә кулланыла. Хайваннарда иммунитет бер ел буе саклана.
Автор – Р.Х.Йосыпов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.