- РУС
- ТАТ
хәтерле мәгълүматны дискрет әверелдергеч, аның эшләү алгоритмнарында очраклы вакыйгалар конструктив күзаллана
Детерминирланган дискрет машиналарда очраклы вакыйгаларның тоткарланып яки өзелеп торуы – аларның ышанычлы эшләмәвенең төп факторы. Ихтималый автоматта шул фактор төп элементка әверелә, шунлыктан төзелешенең катлаулылыгына бәйсез рәвештә ышанычлы эшләве аның мөһим үзенчәлеге булып тора. Шул үзенчәлек ихтималый автоматлар һәм аларның челтәрләрен кирәк кадәр катлауландырырга мөмкинлек бирә.
Челтәрләр үтә тиз эшләүчән гибрид исәпләү системаларыннан гыйбарәт, алар ихтималый санлы һәм логик мәгълүмат йөрткеч була ала. Аеруча катлаулы мәсьәләләрне статистик модельләштерү һәм очраклы эзләү ысуллары белән чишкәндә, шулай ук катлаулы системаларны модельләштергәндә һәм аларның үз-үзен тотышларын билгеләгәндә ихтималый автоматлар һәм аларның челтәрләреннән файдалануның гамәли әһәмияте гаять зур. Алдан бирелгән сыйфатлары булган ихтималый автоматны анализлау һәм синтезлау теоремасы специальләштерелгән һәм универсаль ихтималый процессорлар төзегәндә кулланыла.
Ихтималый автомат төшенчәсен гамәлдә бер үк вакытта һәм бер-берсеннән бәйсез рәвештә диярлек 1963 елда – Дж.Карлайл, М.О.Рабин (АКШ) һәм П.Штарке (ГФР), СССРда – Р.Г.Бохараев (1964, Казан) фәнни әйләнешкә кертеп җибәрәләр, соңгысы җитәкчелегендә 1961 елдан үк ихтималый машинаның теоретик моделе принципларын ачыклау эшләре алып барыла. Р.Г.Бохараев һәм аның шәкертләре (В.М.Захаров, Ф.М.Аблаев, Р.Ф.Латыйпов, В.Д.Крашенинников, Ф.И.Сәлимов һ.б.) уздырган тикшеренүләр белән фундаменталь нәтиҗәләр алуга ирешелә. Чикле ихтималый автоматта күрсәтелә алмый торган телнең беренче үрнәге төзелә, чикле ихтималый автоматта төп матем. объектларның күрсәтелә алу (күп контактлы каналлар, сүзлек функцияләре, телләр һәм очраклы кодлар эзлеклелеге) теоремасы исбатлана, ихтималый автоматта гомоморфизм, эквивалентлык һәм минимальләштерү теорияләре төзелә.
1968-1991 елларда Казан университетында ихтималый автоматлар һәм аларның комплекслы «Кибернетика» проблемасы кысаларында кулланылышы буенча СССР Фәннәр Академиясе Президиумының кече комиссиясе (рәисе Р.Г.Бохараев) эшли, анда Казан, Мәскәү, Ленинград, Рига, Киев, Иркутск һ.б. шәһәрләрдә алып барылган фәнни тикшеренүләр координацияләнә.
Бухараев Р.Г., Хасанов Ф.А. Моделирование вероятностных процессов на ЭВМ «Урал» // Итоговая конференция Казанского университета: Тезисы докладов. Казань, 1961.
Бухараев Р.Г. Вероятностные автоматы. Казань, 1969.
Бухараев Р.Г. Основы теории вероятностных автоматов. М., 1985.
Bukharaev R.G. Theorie stochastischen Automaten. B.G. Teubner. Stuttgart. 1995.
Автор – Р.Г.Бохараев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.