- РУС
- ТАТ
Биопрепарат, штамм 82 дән ясала, мөгезле эре терлекләрдә авыруны булдырмау өчен кулланыла. 1960 елда Казан ветеринария институтында К.М.Салмаков тарафыннан эшләнелә.
Генетик сыйфатлар (маркерлар) тупланган мутант буларак, колонияләр морфологиясен үзгәртә, вирулентлык күрсәткечләрен киметә һәм антиген үзенчәлекләрен үзгәртә. Бертөрле микроблар популяциясеннән гыйбарәт, SR-шәкелендә, антиген S- һәм R-детерминантлары бер күзәнәктә урнаша. Апатоген сыйфатлы. Диңгез дуңгызчыклары һәм мөгезле эре терлекләрдә вакцина тәэсиренә хас патоморфологик үзгәрешләр булдыра. Бруцелларның, таралып, организмда вакытлыча саклануын тәэмин итә һәм шунлыктан калдык вирулентлык үзлегенә ия. Югары дәрәҗәдә һәм озак вакытка җитәрлек иммуноген сыйфатлар (диңгез дуңгызларында 71,4–100%) туплаган. Вакцина яшь вакыттарак кертелмәгән очракта терлекләрнең бозау салу куркынычы бар.
Бруцеллёзка каршы вакцина мөгезле эре терлекләрдә бруцеллёз авыруына каршы гомуми көрәш чаралары үткәргәндә отышлы. Россиядә 1974 елдан кулланыла һәм бу чорда уңышсызлыкка дучар булган хуҗалыклар саны 5305 тән 169 га кадәр кими. Бруцеллёзка каршы вакцина куллану ТР хуҗалыкларын 1979 елда бруцеллёз авыруыннан арындыруга китерә.
Автор – К.М.Салмаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.