- РУС
- ТАТ
себер түләмәсен кисәтә торган препарат
1890 елда Казан ветеринария институтында И.Н.Ланге тарафыннан эшләнә.
Anyhracis вакцинасының Пастер алымы белән көчсезләндерелгән тере капсула тәшкил итүче варианты. Ланге 1 һәм Ланге 2 дәрәҗәләрендә көчсезләндерелә. Вакцина Ланге 1 штаммын кертүдән гыйбарәт, ул Ланге 2 не кертү белән иммунитет нигезен булдыра.
1920 елларга кадәр ел саен ревакцинация үткәрелеп килә. Ланге вакцинасы авыл хуҗалыгы терлекләренең барлык төрләренә, бигрәк тә атларга (елга берничә мең баш терлеккә), аеруча Россиянең Үзәк, Идел буе, Себер һәм Ерак Көнчыгыш губерналарында, шулай ук рус-япон һәм Беренче бөтендөнья сугышлары чорларында хәрәкәттәге армия атларына ясау өчен киң кулланыла.
Автор – Р.Г.Госманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.