Эчтәлек

Гарәп тарихи әдәбиятының биографик жанры таләпләренә туры китереп, гарәп телендә язылган. Ибне Халдунның «Китаб әл-ибар вә диван әл-мобтадәэ вә әл-әхбар фи әййәм әл-араб вә әл-әҗәм вә әл-барбар вә мин зави-с-солтан әл-әкъбәр» («Нәсыйхәт китабы һәм гарәпләр, фарсылар, бәрбәрләр, аларга замандаш хакимнәр турында мәгълүматлар җыентыгы») китабы үрнәгендә төзелгән. Әсәр жанр традицияләренә туры китереп, Ибне Халликанның «Вафийәт әл-әйән вә әнбә әбнә әз-заман» («Атаклы шәхесләрнең вафаты көннәре һәм барлык заманнарның уллары турында хәбәрләр») китабына ияреп исемләнгән. Ике өлештән тора. 1 нче, кереш өлеше – «Мөкаддимә китаб вафийәт әл-әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» – 1883 елда нәшер ителә, икенче өлеше кулъязма хәлендә һәм аның бердәнбер күчермәсе Казан университеты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана. Әсәрнең тулы тексты 6 җилдтән (томнан) тора. «Мөкаддимә...»дә Ш.Мәрҗанинең фәннәрне, халыклар тарихын классификацияләүгә кагылышлы карашлары, исламга кадәрге пәйгамбәрләр һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы, элгәреге ислам тарихы бәян ителә.

Әсәрнең басылмыйча калган өлешендә ислам дөньясындагы күренекле 6 мең шәхеснең биографиясе тупланган. Хронологик яктан 633–1889 елларны – Мөхәммәд пәйгамбәрнең вафаты елыннан Ш.Мәрҗанинең соңгы көннәренә кадәр дәверне колачлый. Хезмәтнең географик кысаларына ислам дөньясының үзәкләре белән бергә Идел буеннан Йәмәнгә, Һиндстаннан Испаниягә кадәр җирләр кергән. Биографияләр, елларга бүленеп, ирекле тәртиптә бирелә, томнарга бүленеш формаль характерда. Биографияләр, башлыча, 5 бүлектән тора: 1) шәхеснең тулы исеме, туган елы һәм урыны, вафат булу елы, җирләнгән урыны, шәхескә мәшһүрлек китергән вакыйга турында кыскача мәгълүмат; 2) биографик белешмәләр (галимнәрнең укыган урыннары яисә бәхәсләре, фәнни эшчәнлекләре турында бәян итү; хакимнәрнең хәрби походларын тасвирлау); 3) шәхесләрнең хезмәтләре; 4) остазлары; 5) шәкертләре. Әлеге тәртип хәлифәләр һәм госманлы солтаннар биографияләрендә генә үзгәрә: беренче бүлектән соң хакимлек итү елларының һәрберсе аерым яктыртыла.

«Вафийәт...»нең төп өлеше мөселман дөньясының гомуми тарихына һәм мәдәниятенә багышлана. Әлеге әсәрен төзегәндә Мәрҗани, башлыча, гарәп-мөселман авторларының биографик хезмәтләреннән файдалана. Гарәп чыганакларында Ш.Мәрҗанигә билгеле булган Идел буе турындагы барлык мәгълүматлар (2,3 җилд), шулай ук Казан һәм Кырым ханнары турында ислам дөньясының күпчелек өлешенә мәгълүм булмаган белешмәләр (3–5 җилд), XVIII–XIX йөзләрдә Россия, бигрәк тә Идел буе мөселманнары тормышына кагылышлы материалларның туплап бирелүе хезмәтнең аеруча әһәмиятле һәм үзенчәлекле ягы булып тора. Хезмәтнең әлеге өлешен төзегәндә Ш.Мәрҗани җирле төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган җирле әдәбияттан да файдалана, XVIIII–XIX йөзләрдә Идел буенда ислам традицияләренең таралу һәм гореф-гадәткә әйләнү тарихын өйрәнүдә аеруча мөһим фактларны фәнни әйләнешкә кертә. Ш.Мәрҗанинең безнең көннәргә килеп җитмәгән чыганаклардан да файдалануы ихтимал дип фаразлана. Идел буе һәм Урал алды мөселманнары турындагы материалларның төп өлеше 6 нчы җилдтә бирелә (1025 биографиянең 230 дан артыгы). Ш.Мәрҗани әлеге хезмәте өстендә гомере буе эшли. Урта Азиядә яшәгәндә үк мәгълүматлар җыя башлый, Казанга кайткач, аларны эшкәртә һәм тәртипкә сала. Сакланып калган кулъязмада буш битләр очравы, йомгаклау өлешенең булмавы, кулъязмалар, сәхифәләрнең тулып җитмәве, 1883 елда басылып чыккан «Мөкаддимә...»дә вәгъдә ителүе хезмәтнең төгәлләнмәвен күрсәтә.

1879 елда Ш.Мәрҗани «Мөнтәһаб мин китаб вафийәт әл-әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» («Элгәреләр һәм аларның киләсе буынга сәламнәреннән сайланмалар») дигән исем белән «Мөкаддимә»дән һәм «Вафийәт әл-әсляф...»тан өзекләр бастырып чыгара. 1911 елда «Мөнтәһаб...» «Хазиһи әр-рисалә әл-вәҗизә мөнтәһаб вафийәт фи-т-тарих» («Вафийәт -әл-әсляфтан сайланмалар») дигән исемдә Ташкентта нәшер ителә.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөкаддимә китаб «Вафийәт әл-әсляф вә тәхийәт әл-әхляф». Казан, 1999.

Гараева Н.Г. Источники «Вафийат ал-аслаф ва тахийат ал-ахлаф» Ш.Марджани // Марджани: учёный, мыслитель, просветитель. Казань, 1990.

Юзеев А.Н. «Мукаддима» Ш.Марджани и арабский философ средневековья Ибн Халдун // Марджани: учёный, мыслитель, просветитель. Казань, 1990.

Автор – Н.Г.Гәрәева