Эчтәлек

Ай инерциясе эллипсоидын, селеноид параметрларын (авырлык көче һәм өслек нигезләмәләре), Айның массалар үзәгенә һәм төп инерция күчәрләренә карата Ай өслегенең турыпочмаклы сферик координаталарын, өч үлчәнешле геометрик җисем буларак Айның фигурасын һәм үлчәмнәрен өйрәнә; Ай өслегенең картографиясен, гипсометрик рельеф карталарын төзи, Айның геометрик һәм динамик фигураларын планетар масштабта өйрәнә. Селенодезиянең фәнни дисциплина буларак яши башлавы Ай өслеген беренче тапкыр телескоптан күзәткән Галилей хезмәтләре белән бәйле.

Казанда селенодезия буенча тикшеренүләрне Д.И.Дубяго тырышлыгы белән 1895 елда А.В.Краснов башлап җибәрә. Айның әйләнү характерын, аерым алганда, Айның физик либрациясен (АФЛ) өйрәнү максатында айның күренмә ягына карата Местинг А кратерының гелиометрик үлчәмнәре алына. Бу эшләр башта — Казан шәһәр астрономия, ә 1910 елдан Энгельгардт астрономия обсерваторияләрендә алып барыла (А.В.Краснов, А.А.Михайловский, Т.А.Банахевич, А.А.Яковкин, И.В.Белькович, А.А.Нефедьев). Яковкин һәм Белькович, гелиометрик күзәтү алымнарын үстереп, Ай фигурасы һәм АФЛ турында яңа мәгълүмат алалар. Нефедьев Айның кырый зонасы нокталарының биеклекләр картасын төзи. Ш.Т.Хәбибуллин АФЛн фотографик күзәтүләр буенча өйрәнә һәм аны тикшерүнең яңа ысулларын үстерә, селенографик координаталарга анализ ясый һәм Ай картографиясен теоретик яктан нигезли, Айның әйләнү күчәре прецессиясе һәм нутациясе теориясен үстерә, беренче булып АФЛнең нәсызыкча теориясен тәкъдим итә һәм шулай ук селеноид фигурасын аныклау мәсьәләсен карый, Айның гравитацион аномалияләре картасын һәм өслеге тигезләмәләрен төзи. В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә, беренче булып, Айның масса үзәгенең аның фигурасы үзәгенә карата Җиргә 3,3 км га якынрак урнашуы ачыклана (К.С.Шакиров), Айның һәм йолдызларның зур масштаблы сурәтләре алына һәм алар нигезендә күп кенә мәсьәләләр хәл ителә (Н.Г.Ризванов). 1959 елга кадәр селенодезия мәсьәләләре Айның күренмә ягын Җирдән астрономик күзәтүләр юлы белән хәл ителә. Космик ракеталар техникасының үсеше Айның күренмә һәм кире якларын аның тирәсендәге космик фәзада һәм өслегендә үк күзәтү мөмкинлеген бирә. Нефедьев җитәкчелегендә «Зонд-6» һәм «Зонд-8» космик аппаратларыннан алынган рәсемнәр нигезендә Айның кире ягы рельефы өйрәнелә.

Әдәбият      

Нефедьев А.А. Карты рельефа краевой зоны Луны // Изв. Астрон. обсерватории им. В.П.Энгельгардта. 1958. № 30.

Фигура Луны и проблемы лунной топографии. М., 1968.

Habibullin Sh.T., Rizvanov N.G. Independent selenocentric system of coordinates // Earth, Moon and Planets. 1984. V. 30, № 1.

Автор — Н.Г.Ризванов