- РУС
- ТАТ
1) үсемлекләрнең сортларын, гибридларын һәм хайваннарның токымнарын булдыру алымнарын эшли торган фән; 2) авыл хуҗалыгы культураларының сортларын, гибридларын һәм хайваннарның токымнарын чыгару белән шөгыльләнә торган авыл хуҗалыгы тармагы
Үсемлекләр селекциясе берничә юнәлешкә аерыла: уңышка селекция (селекциядә төп юнәлеш); сыйфатка селекция (файдалы матдәләрнең күп, файдасыз кушылмаларның аз булуы, эшкәртү өчен яраклылыгы, җимешләрнең, яшелчә, бәрәңге, тамыразыкларның яхшы саклануы); салкынга, корылыкка селекция, авыруларга һәм корткычларга каршы торучанлыкка селекция, механикалаштырып үстерүгә яраклылыгы, җирле климат һәм агротехник шартларга җайлашуга селекция. Хайваннар селекциясендәге төп юнәлешләр: сөт терлекләренең сөт аксымын күтәрүгә, мөгезле эре терлекләрнең ит токымында һәм дуңгызларда майлылыкны киметүгә һәм ит чыгышын арттыруга, сарыклардан йон алуга, тавык йомыркаларының авырлыгын арттыруга, заманча җитештерү технологияләре шартларына җайлашуга селекция һ.б.
Селекция кешегә кирәкле юнәлештә үсемлекләр һәм хайваннарның нәсел сыйфатларын үзгәртү максаты белән аларга тәэсир итү ысулларын эшли. Ул үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы эволюциясе формаларының берсе булып тора, табигатьтә төрләр эволюциясе буйсынган законнарга буйсына; әмма табигый сайлап алу монда өлешчә ясалма сайлап алу белән алыштырыла, шул селекция эшенең нигезен тәшкил итә, үзлекләр һәм билгеләр комплексы буенча алып барыла. Үсемлек һәм хайваннарны индивидуаль сайлап алу нигезендә чиста линияләр, гомо- һәм гетерозиготлык, фенотип һәм генотипның тәңгәлсезлеге турындагы генетик күзаллаулар ята.
Мөстәкыйль рәвештә нәселдән килгән һәм ирекле кушылу билгеләре закончалыклары нәселдә (токымда) гибридлаштыру һәм катнаш кушылдыруның теоретик нигезе булып тора. Гибридлаштыру беренчел материалны ясалма булдыру, бер организмда башлангыч формаларының билгеләрен һәм үзенчәлекләрен берләштерү, хайван токымнарын һәм үсемлек сортларының аерым җитешсезлекләрен төзәтү мөмкинлекләрен бирә. Гибридлаштыру алымы һәм аннан соңгы сайланыш белән авыл хуҗалыгы культураларының күп заманча сортлары чыгарыла (кара Үсемлек сортлары).
Гетерозис күренеше беренче буында югары продуктлылыкка ия булган гибридлар алырга мөмкинлек бирә. Ул кыяр, томат, кукуруз селекциясендә киң кулланыла. Полиплоидлар ярдәмендә (нәселдән килгән үзгәрүчәнлек, үсемлек күзәнәкләрендә хромосомалар саны арту белән бәйле) хромосомалар саны арту белән полиплоид үсемлекләр алалар (триплоидлар, тетраплоидлар), алар гади үсемлекләрдән (диплоидлы) куерак төсләре, калын яфраклары һәм сабаклары, көчле үсеше белән, аксым, шикәр, крахмалның күп булуы белән аерылалар. Полиплоидия куллану нигезендә арыш, клеверның югары уңыш бирә торган сортлары чыгарыла. Ясалма мутагенез — селекциянең перспективалы алымнарыннан берсе.
Мутация (нәселдәнлеге үзгәрү) орлыкларны һәм үсемлекләрне төрле төрдәге нурлар, химик матдәләр белән эшкәрткәндә килеп чыгарга мөмкин. Мутантлар арасында бер үк вакытта берничә үзлеге файдалы үзгәрешле формалары еш очрый. Хайваннар селекциясендә заманча генетик алымнар: популяцияләр генетикасы һәм иммуногенетика киң кулланыш таба.
Россиядә фәнни селекция үсешенең башлангычы 1903 еллардан — Мәскәү авыл хуҗалыгы институты (хәзер К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе) каршында Д.Л.Рудзинский тарафыннан селекция станциясе оештырылган вакыттан санала, бу станциядә илдә беренче тапкыр бөртекле культуралар һәм җитеннең сортлары чыгарыла. 1920–1930 елларда яңа фәнни-тикшеренү селекция учреждениеләре челтәре булдырыла, генетик һәм селекция тикшеренүләре җәелдерелә.
Татарстанда селекция тикшеренүләре Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә И.И.Штуцер җитәкчелегендә (1920–1930) башлана, Югары Идел буе селекция үзәгендә (1931–1935), Казан селекция станциясендә (1936–1946), Татарстан республика авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә (1947–1969), Татарстан авыл хуҗалыгы институтында (1969 елдан) дәвам иттерелә. Татарстан авыл хуҗалыгы институты эшләгән елларда селекционерлар тарафыннан авыл хуҗалыгы культураларының 96 сорты чыгарыла. 1938 елдан алмагач һәм төшле культуралар (кара Бакчачылык) буенча селекция алып барыла.
Хәзерге вакытта селекция белән шөгыльләнүчеләр — В.И.Блохин (арпа), Н.З.Василова (язгы бодай), Ф.З.Кадыйрова, Л.Р.Кадыйрова (карабодай), И.Ю.Никифорова (тары), Г.Е.Осипов (җимеш культуралары), С.Н.Пономарёв (тритикале), М.Л.Пономарёва (көзге арыш), А.Н.Фадеева (борчак), И.П.Фадеева (көзге бодай). Авыл хуҗалыгы культуралары селекциясенә шулай ук фермерлык селекция-орлыкчылык хуҗалыгы башлыгы Э.Ф.Ионов зур өлеш кертә.
ТРда җирле селекция сортларының чагыштырма өлеше карабодай буенча 100%, көзге бодай — 86%, көзге арыш — 80%, арпа буенча 44% тәшкил итә.
ТРның селекция сортлары сортлап районлаштыру буенча РФнең 8 (12 дән) икътисади регионында Дәүләт реестрына кертелгән.
Шулай ук кара Агрономия.
Вавилов Н.И. Избр. соч. М., 1966.
Лукьяненко П.П. Избр. труды. М., 1973.
Татарскому научно-исследовательскому институту сельского хозяйства «Нива Татарстана» — 80 лет // Нива Татарстана. 2000. № 3.
Автор — Р.Р.Муллахмәтова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.