Эчтәлек

Реакциягә алкилгалогенидлар, дүрт хлорлы углерод, α-галоген алмашкан гади һәм катлаулы эфирлар, галогенангидридлар керә.

1905 елда А.Е.Арбузов тарафыннан ачыла.

Реакция «Арбузовның яңадан төркемләү ысулы» дип тә атала, гомуми характерлы һәм электрофил реагентлар тәэсирендә, өч валентлы фосфор кислоталары тулы эфирларының яңа фосфор-элемент P-Э (Э=C, N,O,S) бәйләнешен хасил итеп, биш валентлы фосфор кушылмаларына әверелүе буларак билгеләнә ала.

Фосфорорганик кушылмалар синтезлауның классик ысулы булып тора. Инсектицидлар табуда, дару һ.б. физиологик актив матдәләр ясауда кулланыла.

Әдәбият

Вацуро К.В., Мищенко Г.Л. Именные реакции в органической химии: Справочник. М., 1976.

Москва В.В. Реакция Арбузова // Александр Ерминингельдович Арбузов: Очерки. Воспоминания. Материалы. М., 1989.