Эчтәлек

Дарының тышкы оксидлаштыргычлардан башка гына яну сәләте алар составында берьюлы ягулык һәм оксидлаштыргыч (мәсәлән нитроэфирлар, кислородтан тыш, галоген атомнары да кергән кушылмалар) булу белән бәйләнгән. Табигате буенча дарылар шартлаткыч матдәләргә (ШМ), төгәлрәге, шартламыйча яки детонацияләнмичә тотрыклы януга сәләтле булган аткыч ШМ классына керә.

Дары түбәндәге төрләргә бүленә: ракета, баллистика, артиллерия, миномёт өчен; ату коралы, торпеда миналары, идарә ителүле бомбалар өчен; магнитогидродинамик генераторлар, оборона техникасы үрнәкләре өчен плазмалылар; халык хуҗалыгының нефть чыгаруны интенсивлаштыру, аучылык, башка өлкәләре өчен һ.б. Дары үлчәмнәре һәм геометрик формалары төрле (пластиналар, бөртек һәм бер яки берничә каналлы көпшә, бер яки күп каналлы шашка һ.б.) булган элементлардан торучы корылмалар (зарядлар) рәвешендә кулланыла.

Дары корылмасының массасы берничә граммнан (ату коралында) килограммнарга (артиллерия тубында) һәм уннарча тоннага (континентара ракета двигательләрендә) җитәргә мөмкин. Дары корылмасы янганда газ ясалу тизлеге яну тизлегенә һәм дары элементларының формасы белән билгеләнә торган янучы өслек зурлыгына пропорциональ була. Янучы өслекне кечерәйткәндә газ ясалу тизлеге кими (дегрессив яну), зурайтканда — арта (прогрессив яну). Дарының яну тизлеге корылманың составына, басымга һәм башлангыч температурасына бәйле; корылманың яну вакыты бөртек яки шашканың иң кечкенә үлчәме (янучы гөмбәзнең калынлыгы) һәм яну вакыты белән билгеләнә. Дарының төп энергетик сыйфатламалары — чагыштырма яну җылылыгы (Q) һәм газсыман яну продуктларының нормаль шартларга китерелгән чагыштырма микъдары (Vо). Артиллериядә һәм ату коралларында кулланыла торган дарының мөмкинлеге аның көче (f) һәм потенциалы (p) белән бәяләнә. Ракета дарысының энергиясен импульс берәмлеге зурлыгы (Jбер. — двигательнең анда 1 секундта 1 кг Д. янгандагы тартуы) белән билгелиләр. Q белән Vо никадәр зуррак булса, f, p, J ның кыйммәтләре шулкадәр зуррак була. Составына һәм әзерләү ысулына карап, дары 3 типка бүленә: целлюлоза нитратлары нигезендә — төтенсез дары (пироксилинлы, баллистит, кордит, сферик һәм пластификаторсыз); синтетик полимерлар һәм оксидлаштыргычлар нигезендә — катнашмалы дары яки катнашмалы каты ракета ягулыклары; механик катнашмалар — төтенле дары ясала.

Утлы ату коралында беренче тапкыр төтенле дары кулланыла, ул II йөздә Кытайда уйлап табылган дип фаразлана. Европада, шул исәптән Россиядә, дарыны XIV йөздә куллана башлыйлар һәм ул 500 ел дәвамында хәрби өлкәдә һәм халык хуҗалыгында файдаланыла торган бердәнбер ШМ була. Пироксилинлы дарыны беренче тапкыр Франциядә 1884 елда П.Вьель уйлап таба, баллистит дарыны 1888 елда Швециядә А.Нобель тәкъдим итә, төтенсез дары 1889 елда Россиядә З.В.Калачёв тарафыннан уйлап табыла. Ракета снарядлары өчен баллистит дары корылмалары беренче тапкыр 1930 елларда СССРда эшләнә һәм Бөек Ватан сугышында кулланыла («Катюша» гвардия миномётлары). Реактив двигательләр өчен яңа составтагы катнашмалы дары һәм алардан корылмалар 1940 елларның икенче яртысында башта АКШта, аннан соң башка илләрдә дә эшләнә башлый.

Казанның писцовый кенәгәләрендә дары турында беренче язма 1566-1568 елларга карый, шәһәрдә инде шул вакытта дары тегермәне була. Пётр I нең Казан воеводасына «дары җитештерүне көчәйтү»гә һәм аны «күп күләмдә» эшләүгә булышлык күрсәтергә кушкан архив документлары сакланган. Екатерина II идарә иткән чорда Казан дары заводы төзелә (1786—1788). 1892 елда Д.И.Менделеев тарафыннан пироколлоидлы дары технологиясе эшләнә һәм Бондюг (хәзер Менделеев) химия заводында аның беренче партиясе әзерләнә. 1930 елда Казан химия-технология институтында дары технологиясе кафедрасы ачылу һәм 1941 елда Казанның В.И.Ленин исемендәге заводында №40 Махсус техник бюро (соңыннан ул тармак фәнни-тикшеренү институты итеп үзгәртелә, кара Химия продуктлары институты) төзелү дары эшләп чыгару өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге үсешенә ярдәм итә. Нитроцеллюлозалы дары һәм каты ракета ягулыкларының химиясе һәм технологиясе, целлюлоза нитратларының физика-химиясе, махсус полимерлар һәм композицияләр буенча фәнни юнәлешләр билгеләнә. Төрле класс дарыларның һәм каты ягулыкларның кабыну һәм яну процесслары, көпшәле системаларның баллистикасы өйрәнелә; дарыны кабат эшкәртүнең теоретик нигезләре, нефть чыгару сәнәгатендә һәм оборона техникасында кулланыла торган җылылыкка чыдам дары технологиясе, шулай ук пироксилинлы һәм сферик дары технологияләре һәм аппаратлар белән тәэмин ителеше эшләнә. Дары җитештерү фәнен һәм технологиясен үстерүгә Казан химия-технология институты (Л.И.Захаров, К.И.Синаев, А.Е.Коршунов һ.б.), Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институты (Г.Л.Штукатор, А.В.Рябов, В.И.Гиндич, М.А.Бельдер, М.С.Горохов, А.С.Ермошкин һ.б.) галимнәре, Казан дары заводы җитәкчеләре (А.В.Грязнов, С.Г.Богатырёв, Ю.М.Байгильдин, Ф.Ф.Газизов) зур өлеш кертә. Фәнни эшләнмәләре ТР һәм РФ предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән.

Әдәбият  

Взрывчатые вещества и пороха. М., 1955;

Серебряков М.Е. Внутренняя баллистика ствольных систем и пороховых ракет. М., 1962;

Энергетические и баллистические свойства порохов и твёрдых ракетных топлив. К., 1995.

Автор — А.В.Косточко