Эчтәлек

Мондый хәрәкәтне фильтрлау дип атыйлар. Җир асты гидромеханикасы үсешенә француз инженеры А. Дарси (1856) тарафыннан нигез салына.

Суны фильтрлау теориясенә Россия галимнәре Н.Е.Жуковский, Н.Н.Павловский, П.Я.Полубаринова-Кочина зур өлеш кертә.

Җир асты гидромеханикасы нефть һәм газ чыганакларын эшкәртүнең теоретик нигезен тәшкил итә. Бу юнәлеш Л.С.Лейбензон, С.А.Христианович, И.А.Чарной, В.Н.Щелкачёв һ.б. хезмәтләрендә үстерелә.

Татарстанда Җир асты гидромеханикасы буенча фәнни тикшерүләр 1950 нче елларда – нефть сәнәгате үсешенә бәйле рәвештә башланып китә. Казан университетында Г.Г.Тумашев һәм Һ.С.Салехов җитәкчелегендә шәһәр семинары оештырыла. Җир асты гидромеханикасы буенча тикшеренүләрнең төп юнәлешләре – күзәнәкчел тирәлектә нефтьне су белән этеп чыгару (Г.Г.Тумашев, В.Л.Данилов, С.Ф.Сайкин), нефть ятмаларын эшкәртүне имитацияләү һәм модельләштерү (В.Я.Булыгин), катламга җылылык белән тәэсир итү юллары (Н.Н.Непримеров, М.А.Пудовкин), нефть чыганакларын эшкәртү проектларын оптимальләштерү (В.Д.Чугунов), катлам параметрларын идентификацияләүнең кире мәсьәләләре (В.Я.Булыгин, М.Х.Хәйруллин, Г.В.Голубев, П.Г.Данилаев, П.А.Мазуров), җир асты гидромеханикасында уеннар теориясе алымнары (А.Я.Чилап), нәсызыкча фильтрлау һәм аномаль нефтьне фильтрлау (Ю.М.Молокович, Э.В.Скворцов, Е.Г.Шешуков), релаксацияле фильтрлау (Ю.М.Молокович, П.П.Осипов, В.Ф.Шәрәфетдинов), бериш булмаган катламнарда физик-химик күренешләрне исәпкә алып күп компонентлы күп фазалы фильтрлау (А.Н.Чекалин, В.М.Конюхов, А.И.Никифоров). Катламның физик һәм электр модельләрендә (Б.И.Плещинский, Ю.А.Корнильцев, Б.А.Мифтахетдинов), чыганакларда катламнар һәм скважиналарның параметрларын билгеләү (Н.Н.Непримеров, А.В.Штанин, М.Н.Овчинников) буенча тикшеренүләр алып барыла.

1980 нче еллардан җир асты гидромеханикасы буенча тикшеренүләр тематикасы нефть чыгару кысаларыннан чыга. Фильтрацион консолидация теориясе (А.Б.Костерин, М.И.Дроботенко), фильтрлаучы грунтларның туңуы проблемасы (К.Г.Корнев, М.М.Алимов, А.Г.Егоров) буенча эшләр циклы башкарыла, тау токымнары геомеханикасының һәм деформацияләнүче катламнарда фильтрлауның иярешле мәсьәләләре (А.В.Костерин, Э.В.Скворцов) куела һәм чишелә, җир асты сулары пычрану модельләштерелә (А.В.Костерин, А.Н.Чекалин, В.М.Конюхов), туендырылмаган күзәнәкчел тирәлектә дым күчергәндә бармаклар хасил булу күренешенең моделе эшләнә (Р.З.Даутов, А.Г.Егоров).

Җир асты гидромеханикасы буенча тикшеренүләр Казан университетының Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында, РФА КФҮнең Механика һәм машиналар төзелеше институтында алып барыла.

Әдәбият

Очерки истории НИИ математики и механики им. Н.Г.Чеботарёва. К., 1989;

Обзор исследований по механике сплошной среды (к 50-летию КНЦ РАН). К., 1995;

Научно-исследовательский институт математики и механики им. Н.Г.Чеботарёва. 1993-1997. К., 1998.

Автор — Э.В.Скворцов