Эчтәлек

ПС — мөстәкыйль януга сәләтле, яктылык, җылылык, төтен, тавыш һәм реактив эффектлар бирә торган гетероген катнашмалар, хәрби техникада, фәндә һәм халык хуҗалыгында кулланылалар.

Күпчелек ПС һәм ягулыкларның нигезен ачыткыч (оксидлаштыргыч) һәм янучан матдә катнашмасы тәшкил итә. Күп составларда янучан матдә оксидлаштыргыч кислород хисабына өлешчә генә яна, тулы яну һава яки су кислороды хисабына бара. Югары температуралы ПСларда янучан матдә сыйфатында — магний, алюминий (сирәгрәк титан һәм цирконий), аларның эретмәләре, аэрозоль ясаучы ПСларда, башлыча, органик матдәләр файдаланыла. Оксидлаштыргыч булып күбесенчә кайбер кислородлы к-таларның тозлары (нитрат, хлорат, перхлоратлар), металл оксидлары (Fe2O3, Fe3O4, Pb2O3) һәм диоксидлары (BaO2, MnO2) хезмәт итә.

Янучан матдә һәм оксидлаштыргычтан тыш, ПСка махсус матдәләр (буяулар — төсле төтен алу өчен, пестицидлар — үсемлек корткычлары һәм авырулары белән көрәш өчен, реагентлар — артык суынган болытларга, томанга тәэсир итү өчен һ.б.) һәм өстәмәләр (бәйләүче, тотрыкландыручы, акрынайтучы һ.б.) кертелә. Пиротехник эффект катнашмаларның табигатенә һәм асылына, кисәкчәләрнең үлчәменә, катнашу сыйфатына, тыгызлау дәрәҗәсенә генә түгел, пироэлементларның формасы һәм үлчәмнәренә, эшләнмәнең конструкциясенә һ.б.га да бәйле. Кабызып җибәрү төтенле дары, ут үткәрү (бикфорд) шнуры яки махсус кабызу составлары ярдәмендә башкарыла.

Хәрби максатларда яктырту, сигнал бирү, яктыртып очу, кабызу, җылылык тудыру, аэрозоль ясау, газ генерацияләү, инфракызыл нурланыш бирү ПСлары, фотокатнашмалар, пироавтоматика чаралары һәм пиротехник ток чыганаклары өчен составлар, шулай ук  реактив-һава, туры төбәлүле һәм гидрореактив ракета двигательләре өчен ягулык составлары кулланыла. ПС кино төшерү, торбалар, рельслар, электр үткәргечләрне эретеп ябыштыру, лазерларны тутыру, түбән температуралы плазма тудыру, ябык урыннарда янгын сүндерү, нефть һәм газ конденсатлы скважиналарны тернәкләндерү, тавыш һәм яктылык сигналлары җибәрү, атмосфераның югары катлауларын тикшерү, шырпылар, фейерверклар ясау, авыл хуҗалыгы культуралары корткычлары һәм авырулары белән көрәшү, яшелчә саклау урыннарын, теплицаларны, терлек һәм кош комплексларын дезинфекцияләү, боз сугуларны булдырмый калу эшләрендә һ.б. кулланылыш таба.

Әле бик борынгы заманнарда ук утны җылылык һәм яктылык чыганагы итеп кенә түгел, сугышлар вакытында сигнал чарасы буларак та кулланганнар. Кара дары Россиядә XV йөздә җитештерелә башлый. Пиротехника хәрби максатларда да, күңел ачу максатларында да кулланыла.

XX йөзнең 1 нче яртысыннан хәрби техниканың үсеше дары, шартлаучан матдәләр һәм ПС җитештерүнең фәнни нигезләре формалашуга, аларның мөстәкыйль тармакка әверелүенә ярдәм итә. Оборона максатлары өчен ПС һәм чаралар уйлап табу һәм җитештерүгә аеруча игътибар бирелә, фәнни-тикшеренү институтлары, заводларда махсус конструкторлык-технол. бюролары, белгечләр әзерләү өчен кафедралар һәм факультетлар ачыла. Бөек Ватан сугышы алдыннан зур күләмдә югары нәтиҗәле пиротехник составлар һәм чаралар эшләнгән була. Совет гаскәрләренең җиңү салютында яктырту һәм сигнал составлары, шулай ук  соңрак эшләнгән фейерверк составлары һәм эшләнмәләре кулланыла. Тора-бара пиротехниканың даирәсе киңәя: янган вакытта яктылык, төс, җылылык, тавыш, төтен эффектларын бирә, шулай ук  газсыман яисә куертылган продуктлар хасил итә торган максатчан составлар булдырыла. Хәрби максатлар өчен югары нәтиҗәле яктырту, фотояктырту, эз калдыру, төнге һәм көндезге сигналлар бирү, имитация-өйрәтү, төбәү ноктасын күрсәтү, шул исәптән маскировка төтеннәре, пироавтоматика составлары эшләнә. Фейерверк, сигнал, термитлы, аэрозоль ясый торган, шулай ук  халык хуҗалыгы өчен башка составлар һәм эшләнмәләр булдыруда мөһим уңышларга ирешелә (1990 елларда Россия сәнәгате 500 гә якын исемдәге эшләнмә чыгара).

1786–1788 елларда Казанда төтенле дары чыгару предприятиесе төзелә (кара Казан дары заводы), 1892 елда Бондюг химия заводында төтенсез дарының беренче партиясе эшләп чыгарыла (кара Менделеев Д.И.).

Татарстанда пиротехниканың фән буларак үсеш алуы 1952 елда Казан химия-технология институтында гетероген системалар химиясе һәм технологиясе кафедрасы ачылу белән бәйле.

Төп фәнни юнәлешләре: ПСны кабызып җибәрү, яндыру, аэрозоль хасил иттерү һәм ялкын нурландырту; ПС һәм каты пиротехник ягулык компонентларын модификацияләү; төрле кулланылыштагы яңа ПС уйлап табу, аларны әзерләү һәм эшкәртү технологияләре. Периодик нурланыш бирә торган ПС һәм ягулыкларның януы өйрәнелә, фейерверк эшләнмәләрендә кулланыла торган (1967 елдан) җемелдәү эффекты бирүче төсле ут составлары булдырыла. Эластомерлар пресслау алымы белән озын үлчәнешле, югары физик-химик тотрыклылыкка һәм махсус эффектка ия эшләнмәләр ясала. Пластизоль нигезендәге (порошоксыман югары молекуляр матдә һәм парга әйләнми торган диярлек пластификатор) ПС һәм ягулыклар да шушы алым белән табыла; аларга төсле утлар составлары, пироксилин һәм баллистит дарылар (пиродары составлары) җитештерү технологиясенә яраклаштырылган, целлюлоза нитратлары нигезендә очкынлы-ялкынлы һәм аэрозоль хасил итүче ПС керә. Төсле утларның ПСлары — аз төтенләүләре һәм матур манзара тудырулары, ә аэрозоль хасил итүче ПСлар — югары нәтиҗәлелек белән аерылып тора. Мәскәүдә Олимпия уеннарында (1980) күрсәтелгән җиде төсле «Ромашка» эшләнмәсе «Олимпиада-80» оештыру комитетының 8 дипломы белән бүләкләнә. Үтильләштерелгән дарылар һәм баллистит типтагы ягулыклар, вакланган һәм вак бөртекле пироксилин дарылар нигезендә пиродары составлары, шулай ук  алдан бирелгән нурланыш ясаучы, пульсацияле һәм аз газлы составлар эшләнә.

Пиротехника фәненә М.М.Арш, Ф.П.Мадякин зур өлеш кертә. Кафедра галимнәренең хезмәтләре уйлап табуга 300 авторлык таныклыгы һәм 11 патент белән яклана, илнең төрле заводларында гамәлгә кертелә, СССРның Дәүләт бүләге (1975, 1989), Ленин комсомолы бүләге (1983) белән билгеләп үтелә.

Әдәбият  

Варёных Н.М. К 60-летию создания НИИ прикладной химии: современное состояние, основные проблемы и перспективы развития пиротехники в России // Изв. Рос. академии ракетных и артиллерийских наук. 2005. Вып. 3.

Автор — Ф.П.Мадякин