- РУС
- ТАТ
шәркыятьче галим, гарәп теле һәм әдәбияты докторы (1921 ел), статский советник (1911 ел). Чын исеме һәм фамилиясе Бандали ибн Салиба әл-Җәүзи
1870 елның 20 июле, Палестина, Иерусалим шәһәре – 1942 елның 19 гыйнвары, Баку.
Казан руханилар академиясен тәмамлый (1896 ел), 1916 елга кадәр шунда эшли. Бер үк вакытта 1911–1912 елларда Казанда Урта белем тарату җәмгыяте гимназиясендә, 1912–1913 елларда Казан руханилар семинариясендә укыта.
Казанда Урта белем тарату җәмгыятен оештыручы һәм аның әгъзасы (1907–1917 еллар).
1916–1919 елларда Казан университетының мөселман хокукы кафедрасының приват-доценты, 1919–1920 гг. дә профессоры.
1920–1937 елларда Әзәрбайҗан университетында: гарәп теле һәм әдәбияты кафедра профессоры, 1922–1926 елларда Шәрекъ факультеты деканы, Якын Көнчыгыш халыклары тарихы һәм этнографиясе кафедрасы мөдире.
1937 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Әзәрбайҗан филиалы Тарих институты хезмәткәре. Яңа латин алфавиты комитеты (Баку) эшчәнлегендә актив катнаша.
«Тулы русча-гарәпчә сүзлек» не («Полный русско-арабский словарь», 1-2 кисәк, 1903 ел) төзүче.
Аның «Мөгътәзилиләр. Ислам өлкәсендә догматик-тарихи тикшеренү» («Мутазилиты. Догматическо-историческое исследование в области ислама», 1899 ел), «Мәккә Мөхәммәде һәм Мәдинә Мөхәммәде» («Мухаммед Меккский и Мухамммед Мединский», 1906 ел), «Коръән» («Коран», 1914 ел) кебек мөселман дине тарихына караган хезмәтләре үзенчәлекле ислам энциклопедиясе булып тора.
Якын Көнчыгыштагы чиркәү мәсьәләләре белән кызыксынуы П.К.Жузеның «Иерусалим чиркәве тарихыннан» («Из истории Иерусалимской церкви», 1910 ел), «Чиркәүнең Шәрекътәге борынгы тарихыннан очерклар» («Очерки древней истории церкви на Востоке», 1912 ел), «Кәнганның беренчел тарихына карата» («К первоначальной истории Ханаана», 1914 ел) кебек хезмәтләрендә чагылыш таба.
Кавказ аръягының VII–XVII йөзләр тарихын өйрәнә.
Тәбани, Белазури, Ибн Мискавейх, Ибн әл-Әсир, Якут әл-Хәмави һәм башка гарәп язучыларының тарихи әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.
Грузия в XVII столетии по изображению патриарха Макария. Казань, 1905;
К выяснению значения слова «тат». Баку, 1930;
Материалы по истории Грузии и Кавказа: В 3 т. Тбилиси, 1937 (автордаш).
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.