Биографиясе

1893 елның 8 октябре, Тула губернасының Крапивино шәһәре – 1966 елның 4 июне, Казан.

ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1953, 1961 еллар). 1915 елда Киев политехник институтын тәмамлаганнан соң, суднолар төзү заводларында (Николаев шәһәре, Севастополь шәһәре) конструктор булып эшли.

1918–1929 елларда Киев политехник институтында укыта, механика факультеты деканы (1926 елдан).

Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесында (1929–1930 еллар), Мәскәү энергетика институтында (1930–1937 еллар) пар турбиналары кафедралары мөдире, бер үк вакытта җылылык техникасы факультеты деканы.

1937–1941 елларда НКВДның махсус Конструктор Бюросында баш конструктор урынбасары (Мәскәү).

1941 елдан Казанда, Казан моторлар төзү заводында В.П.Глушко җитәкчелегендә эшли һәм ракета двигательләренең турбокомпрессор агрегатлар бүлегенә җитәкчелек итә.

1945–1966 елларда Казан авиация институтында, реактив двигательләр кафадрасы профессоры (1947 елга кадәр), турбомашиналар кафедра мөдире (1947–1966 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Газ динамикасы һәм турбомашиналар детальләренең ныклыгы өлкәсендә фәнни мәктәпкә нигез сала.

Хезмәтләре пар-җылылык техникасына, газ динамикасына, пар һәм газ турбиналары детальләренең ныклыгына карый.

А.Д.Чаромский җитәкчелегендә турбокомпрессорлар төзүдә катнаша.

Югары температуралы суытыла торган газ турбиналарының агым өлешендә җылылык алмашуын һәм газ динамикасын, катлаулы формадагы детальләрнең киеренке халәтен тикшерә.

Илебездә беренче сыек ягулыклы ракета двигательләре төзүчеләрнең берсе.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Айның күренми торган ягындагы бер кратер Г.С.Жирицкий исеме белән атала.

Хезмәтләре

Паровые турбины: В 2 т. Москва, 1936 (автордаш);

Газовые турбины. Москва, 1948;

Газовые турбины авиационных двигателей. Москва, 1963 (автордаш);

Конструкция и расчёт на прочность деталей паровых и газовых турбин. Москва, 1968 (автордаш).