Биографиясе

1944 елның 11 октябрендә Казанда туган.

Әнисе – Бану Зиннур кызы Баһаветдинова (1917–1993) – татар мәгърифәтчесе һәм дин белгече Ш.Мәрҗанинең туганнан туган сеңелесе; әтисе – Ибраһим Хәсән улы Жданов (1903–1964) – юрист, Чистайдагы "Камалия" мәдрәсәсе шәкерте.

Казан университетының химия факультетын (1967), СССР Фәннәр академиясенең Химия физикасы институты аспирантурасын (Мәскәү, 1970) тәмамлый.

1971–1973 елларда СССР Фәннәр академиясенең Табигый кушылмалар химиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр (Мәскәү).

1974 елдан Мәскәүнең "Биотехнология" фәнни-җитештерү берләшмәсендә эшли: өлкән фәнни хезмәткәр, бүлек мөдире урынбасары, генераль директор ярдәмчесе.

1995–2003 елларда Россия медицина фәннәре академиясенең Биомедицина химиясе институтында геннар терапиясе лабораториясе мөдире (Мәскәү); 2002–2008 елларда функциональ геномика һәм липидомика лабораториясе мөдире, 2007–2012 елларда Россия медицина фәннәре академиясенең Гомуми патология һәм патофизиология фәнни-тикшеренү институтында баш фәнни хезмәткәр (Мәскәү). Бер үк вакытта, 2007–2009 елларда, Истанбулның (Төркия) Едитепе университетында (Englishmedium) генетика һәм биоинженерия кафедрасы профессоры.

2013 елдан Мәскәү дәүләт педагогия университетының Перспективалы тикшеренүләр институтында баш фәнни хезмәткәр һәм гуманитар белгечлекләр һәм сәламәтлек турында фәннәр буенча югары квалификацияле профессорлар-укытучылар составын әзерләү өчен фәнни-тикшеренү эшенә Шәхси халыкара грантлар программасының Экспертлар советы рәистәше (2013–2022 еллар эчендә Россия һәм Европа илләре өчен 52 профессор әзерләнә).

Бер үк вакытта, 2010 елдан, Казан университетында эшли: Фундаменталь медицина һәм биология институтын булдыру буенча ректорат киңәшчесе (2010–2011), Фундаменталь медицина һәм биология институтының клиник фармокология һәм биохимия кафедрасы профессоры (2010–2016), физик тәрбия һәм спорт буенча гомуми университет кафедрасы профессоры (2017–2022).

2011–2019 елларда Казан университетында баш фәнни хезмәткәр һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт биремнәре проектлары җитәкчесе. 2020 елдан Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең Системалы медицина һәм сәламәтлек архитектурасы институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (Казан) һәм 2021 елдан Казан дәүләт медицина университетының Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә баш фәнни хезмәткәр.

Төрле елларда чит илләрнең түбәндәге әйдәп баручы фәнни учреждениеләрендә эшли: Макс Планкның Медицина тикшеренүләре институты (Германия, Гейдельберг шәһәре, 1989–1990), Гуэлф университеты (Канада, Гуэлф шәһәре; 1990–1991), Анкон шәһәре университеты (Италия; 1993–1994), Якын Көнчыгыш техник университетының Тюбитак космик технологияләр фәнни-тикшеренү институты (Төркия, Әнкара шәһәре; 1994–1995).

Аның укучылары хәзер Россиядә, АКШта, Германиядә, Италиядә, Яңа Зеландиядә, Төркиядә һәм Мисырда эшлиләр.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эшчәнлекләре өлкәсе – нуклеин кислоталары, мембран липидлары һәм хроматин комплексларының үзлекләрен һәм төзелешләрен иң яңа биофизик алымнар һәм магнит радиоспектоскопиясе белән өйрәнү.

"Bioactive Spin Labels" (1992, Springer) коллектив монографиясе ЭПР ның биологик аспектлары өлкәсендә дөньяда иң яхшыларның берсе булып тора.

Хәзерге вакытта Р.И.Жданов липид-нуклеинның үзара бәйләнешен өйрәнү буенча иң зур белгечләрнең берсе санала. Геном ДНКны липид кодлау гипотезасы авторы. Ул генотерапия максатларында геннарны юнәлешле күчерү өчен берничә липид векторы тәкъдим итә.

Аның фәнни эшчәнлегенең төп өлкәсе – биогеронтология һәм озын гомер турында фәннәр. Озын гомернең факторлары анализлана һәм озын гомерле булырга мөмкинлек бирүче факторлар һәм принциплардан "аңлы озын гомер" системасы формалаштырыла. 

400 дән артык публикацияләр, шул исәптән 30 китап һәм мәкаләләр җыентыклары авторы һәм автордашы ("Bioactive Spin Labels" (Springer, 1992), "Nanocarrier Technologies: Frontiersof  Nanotherapy" (Springer, 2006) һәм "Nanomaterial sand Nanosystems for Biomedical Applications" (Springer, 2007) –нанобиотехнология һәм нанотерапия буенча беренче китапларның берсе).

"Избранные главы фундаментальной и трансляционной медицины" коллектив монографиясенең җаваплы мөхәррире һәм автордашы (Казан, 2014). Ул Нобель премиясе лауреатлары химик-органик Элайас Кори һәм фармаколог Ферид Мурад белән бергә мәкаләләр бастыра.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының "Медицина һәм сәламәтлек саклауда милли өстенлекләр" программасының "Генодиагностика һәм генотерапия" 05 юнәлешен оештыручы-координатор (1996–2000). Генодиагностика, генотерапия һәм мәгълүмати иммунитет буенча Евразия симпозиумын (Әнкара-Анталия, 1995), Эппендорф фирмасының гамәли курсларын (Мәскәү, 1999) оештыручыларның берсе, "Продуктив озын гомер: дәлилле медицина һәм трансдисциплинар синтез" бөтенроссия форумының оештыру комитеты рәистәше (Мәскәү, 2019).

Бүләкләре

"Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә" медале (1997); Пауль Эрлих исемендәге медаль, Ганновер, Германия (2003); Патофизиология өлкәсендәге казанышлары өчен Россия Медицина фәннәре академиясенең академик А.Д.Сперанский исемендәге медале (2012); Химия һәм биохимия физикасы өлкәсендәге казанышлары өчен Россия Фәннәр академиясенең "Академик Н.М.Эмануэль истәлегенә" медале (2023).

Д.И.Менделеев исемендәге бөтенсоюз химия җәмгыятенең беренче премиясе (1972). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе (2023).

Хезмәтләре

Zhdanov R.I. and Kaptein R., guest editors. A special issue of Int. Journal “Applied Magnetic Resonance" (Springer- Wien), devoted to the study of nucleic acids and nucleic acid - lipid interactions by magnetic resonance techniques. 1994; 7(1):160 pp. (R.I. is an co-author of 3 papers).

Zhdanov R.I. and Hianik T., editors. Bioelectrochem. 2002; 58 (1) (15 review articles). A special issue, devoted to nucleic acid-lipid interactions, complexes and recognition (R.I. is a co-author of 4 articles).

Zhdanov R.I. et al., A Spectroscopic and Surface Plasmon Resonance Study of Oleic Acid/DNAсomplexes. J. Biomol. Str. Dynamics. 2002; 20 (2): 231–242.

Zhdanov R.I., Podobed O.V., Vlassov V.V. Cationic lipid-DNA complexes - lipoplexes - for gene transfer and therapy. Bioelectrochem.2002; 58 (1):53–64.

Zhdanov R.I., Bogdanenko E.V., Moskovtsev A.A., Podobed O.V., and Duzgunes N. Liposome-mediated gene delivery: dependence on lipid structure, glycolipid mediated targeting, and immunological properties. Methods in Enzymol.Liposomes. Part C: Gene transfer and therapy. 2003; 373:433–465.

Zhdanov R.I., et al. Nature of DNA-bound fatty acids. FEMS Microbiol. Lett. 2006; 265(2):151–58.

Lewis R., Zhdanov R.I. Centenarians as stem cell donors. Amer. J. Bioethics. 2009; 9 (11):1–3

Kupriyanov R.V., Zhdanov R.I Eustress concept: problems and outlooks. World J. Med. Sci. 2014; 11 (2):179–185.

Davydov D.M., R.I. Zhdanov, V.G. Dvoenosov, O.A. Kravtsova, E.N. Voronina& M.L. Filipenko. Resilience to orthostasis and haemorrhage: A pilot study of common genetic and conditioning mechanisms.Scientific Reps.2015; 5: article number 10703.

Zhdanov R.I, R.N. Khairullin, R.I. Khalilov, A. Eftekhari and A.S. Sozinov. Determinants of human longevity: input of environment, nutrition, physical activity, eustress, heredity, health care, motivation, and mental state. Exploration of Medicine. Special issue “Determinants of Exclusive Longevity”. 2023; 4:755–771.