Биографиясе

1910 елның 28 мае, Уфа губернасы, Уфа өязе Мәсәгут авылы – 1974 елның 20 апреле, Белоруссия ССР, Гомель шәһәре.

А.А.Першаков шәкерте.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1934 ел), Идел-Кама төбәге сунарчылык биология станциясендә, 1936–1941, 1946–1949 елларда – Кавказ, 1949–1951 елларда – Куйбышев, 1953–1969 елларда Воронеж саклаулыкларында эшли. 1969 елдан Гомель университетында зоология һәм дарвинизм кафедрасы мөдире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре зоология, сунарчылык белеме, тыюлык эшләре өлкәсенә карый. «СССР саклаулыклары» («Заповедники СССР». М., 1964 ел) китабын төзүчеләрнең берсе һәм мөхәррире.

Самолёттан кондызларның күпләп тереклек итү урыннарын сан ягыннан исәпкә алу ысулын тикшерә (СССР ВДНХсының алтын медале).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Данные по биологии и промыслу водяной крысы в Татреспублике. Казань, 1931 (автордаш);

Строение меха и осенняя линька зайца-беляка. Казань, 1931;

Бригадная организация промысла крота и водяной крысы. Казань, 1936 (автордаш);

Речные бобры в дельте Волги // Тр. Воронежского заповедника. 1960. Вып. 9.