- РУС
- ТАТ
зоолог-гидробиолог, СССР Фәннәр Академиясе академигы (1931 ел)
1871 елның 29 мае, Мәскәү – 1945 елның 22 февраля, Ленинград.
Россиядә гидробиологиянең экологик юнәлешенә нигез салучыларның берсе.
Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1895 ел), шунда ук эшли.
Революцион эшчәнлеге өчен 1897 елда Вятка губернасы Малмыж өязенә сөрелә. Анда 1899 елга кадәр була. Бу вакытта Шушма һәм Вятка елгалары планктонын өйрәнә, Казан университетының зоология музее коллекциясен тулыландыра һәм каталогларны тәртипкә сала.
1902–1914 елларда Севастополь биология станциясе директоры; 1914 елда Мәскәү авыл хуҗалыгы институтында (хәзер К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы институты) гидробиология кафедрасы оештыра.
1924 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Зоология музее директоры, шул ук вакытта Мәскәү универститетында гидробиология кафедра мөдире (1930 елга кадәр).
1931–1942 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Зоология институтында (Ленинград) директор.
1938–1944 елларда «Зоология журналы»нда («Зоологический журнал») җаваплы мөхәррир.
Хезмәтләре планктонга, гидрологиягә, лимнологиягә карый. Төп игътибарны билгеле бер биоценозларның формалашуына һәм аерым төр су организмнары яшәешенең экологик шартларын билгеләүгә юнәлтә. Югары уку йортлары өчен рус телендә беренче «Гомуми гидробиология» («Общая гидробиология». М.-Л., 1934) дәреслегенең авторы.
Ленин ордены белән бүләкләнә.
Заметки о животном планктоне рек Шошмы и Вятки Малмыжского уезда Вятской губернии // Известия Общества любителей естествознания: Дневник Зоологического отделения. 1901. № 2;
К вопросу об изучении жизни Чёрного моря. Севастополь, 1913;
О пределах жизни при отрицательных температурах в незамёрзшей воде в природных условиях // Докл. АН СССР. 1944. Т. 44, № 2.
Павловский Е.Н., Берг Л.С. Памяти академика Сергея Алексеевича Зернова. Москва–Ленинград, 1948;
Скадовский С.Н. Сергей Алексеевич Зернов. Москва, 1957;
Биологи: Биографический справочник Киев, 1984.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.