- РУС
- ТАТ
биохимик, СССР МФА академик (1944 г.), Социалистик Хезмәт Герое (1945 г.)
1885 елның 15 июле, Каменец-Подольский шәһәре – 1954 елның 7 октябре, Мәскәү.
1911 елда Женева һәм 1912 елда Петербург университетларын тәмамлый.
1916–1918 елларда Бондюг (хәзер Менделеев) химия заводында баш химик.
1918 елда РСФСР Халык Хуҗалыгы Югары Советы каршындагы Үзәк химия лабораториясен (1931 елдан Л.Я.Карпов исемендәге Физика-химия фәнни-тикшеренү институты), 1920 елда РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Биохимия институтын оештыруда катнаша.
1930–1945 елларда СССР МФАнең Туклану институты, 1945–1952 елларда Рак биохимиясе лабораториясе җитәкчесе, 1930 елдан Мәскәү 2 нче медицина институтында кафедра мөдире, 1934 елдан 1 нче Мәскәү медицина институты профессоры һәм бер үк вакытта Бөтенсоюз эксперименты медицина институты лабораториясе мөдире.
В.И.Ленин һәм Болгария Министрлар Советы рәисе Г.М.Димитров гәүдәләрен бәлзәмләүдә катнаша.
Хезмәтләре аксымнар биохимиясенә карый.
Б.И.Збарский аксымнар йөртүдә һәм алмашуда эритроцитларның ролен, аксымнарның тукланудагы ролен, төрле физиологик һәм патологик халәттәге тукыма аксымнарының аминокислота составын өйрәнә.
Онкологиягә караган хезмәтләр авторы.
Тукымаларда үсә торган яман шеш нигезендә аксымнарның аномаль синтезы ята дигән теория бәян итә.
Антицептик бактерицид препарат уйлап таба.
Өч Ленин ордены, башка орденнар, медальләр белән бүләкләнә.
Белки и злокачественные опухоли // Врачебное дело. 1947. № 2-3;
Роль эритроцитов в обмене белков. Москва, 1949 (автордаш);
Биохимическая химия. Ленинград, 1972 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.