Биографиясе

1915 елның 19 феврале, Тула өлкәсенең хәзерге Ефремовск районы Зур Корчажка авылы – 1985 елның 15 гыйнвары, Воронеж шәһәре.

1939 елда Воронеж авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Бийск крае механиклар мәктәбендә эшли.

1946–1954 елларда Үзәк кара туфраклы җирләр полосасы авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының механикалаштыру бүлеге мөдире (Воронеж шәһәре).

1954–1985 елларда Казан (1966 елга кадәр), Воронеж авыл хуҗалыгы институтларында машина-трактор паркын файдалану һәм ремонтлау кафедралары мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгын механикалаштыруга, үсемлекчелеккә һәм авыл хуҗалыгы операцияләрен һәм процессларын проектлаштыруга карый.

Органик ашламалар керткәндә транспорт-тарату процессларын, шулай ук бөртекле культураларны җыйганда транспорт-җыю процессларын тикшерә.

Уйлап табуга 10 таныклыгы бар.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основы расчёта механизированных процессов в растениеводстве. Москва, 1973;

Методы исследований по механизации сельскохозяйственного производства. Москва, 1982 (автордаш).