Биографиясе

1929 елның 29 октябре, Казан – 1991 елның 8 сентябре, Мәскәү.

1949 елда Казан музыка училищесен тәмамлый, 1947 елда Казан университетына укырга керә. 1952 елда Мәскәү университетында укуын төгәлли.

1952–1960 елларда махсус учреждениедә эшли (бүленеп, 1956–1959 елларда Ростов университетында), 1961 елдан хәрби частьтә, 1964–1984 елларда Гомуми һәм педагогика психология фәнни-тикшеренү институтында, 1991 елга кадәр СССР Фәннәр Академиясенең Хисаплау үзәгендә (Мәскәү).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре музыканың статистик анализына, музыкаль логикасының структур закончалыкларына карый. Төрле музыкаль төшенчәләрнең иерархиялелегенә нигезләп, ихтималый-стохастик композицияләү, программаларны алгоритмлаштыру ысулларын эшли.

Р.Х.Зариповның эш нәтиҗәләре сәнгать, эстетика, фикерләү психологиясе, философия һәм кибернетиканың гомуми теориясе өлкәләренә дә керә.

Р.Х.Зариповның музыкада интеллектуаль системалар куллануның түбәндәге өлкәләрен аерып күрсәтә: авазны яңгырату, яки авазлар синтезы; музыкаль ориентлашкан программалау теле, музыкаль әсәрләрне анализлау; музыкаль әсәрләрне (текстларны) синтезлау; музыкаль текстларны компьютерга кертү һәм аннан чыгару. Нәтиҗәдә «Музыка һәм ЭВМ» проблемасы буенча гомуми танылуга ирешә.

Хезмәтләре

Кибернетика и музыка. Москва, 1963;

Машинный поиск вариантов при моделировании творческого процесса. Москва, 1983.

Әдәбият

Информатика: Энцикл. слов. для начинающих. Москва, 1994; 

Юнусов Г. Неправильное рондо// Казань. 2004. №5; 

Vanechkina I. In commemoration of R.Zaripov // Leonardo. 1997. V. 30, № 3.                             

Автор – Б.М.Галиев