Биографиясе

1983 елның 22 декабрендә Казанда туа.

Казан милли тикшеренү техник университетының Авиация һәм җир өсте җылылык энергетикасы институтын "Ракета двигательләре инженеры" белгечлеге буенча (2014), Россия Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәге каршында "Сыеклык, газ һәм плазма механикасы" белгечлеге буенча аспирантура (2017) тәмамлый. Фәнни карашлары формалашуга техник фәннәр докторлары, профессорлар В.М.Молочников, Н.И.Михеев, физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе академигы Д.М.Маркович йогынты ясыйлар.

2001–2019 елларда Россия Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәгенең Энергетика һәм перспективалы технологияләр институтының (элек Энергетика проблемаларын өйрәнү үзәге) гидродинамика һәм җылылык алмашу лабораториясендә лаборант, стажер-тикшеренүче, кече фәнни хезмәткәр (2015 елдан), бер үк вакытта 2015–2016 елларда КМТТУ-КАИның (КНИТУ-КАИ) җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасы доценты.

2016–2022 елларда Mechanical Science and Engineering of Huazhong University of Science and Technology (Ухань шәһәре, Кытай) фәнни хезмәткәр. Бер үк вакытта, 2019 елның февраленнән гыйнварга кадәр, КМТТУ-КАИның җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасы доценты, 2019 елдан Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең С.С.Кутателадзе исемендәге Җылылык физикасы институтында энергетика технологияләренең физика нигезләре лабораториясендә фәнни хезмәткәр, 2021 елдан өлкән фәнни хезмәткәр.

2022 елдан Россия Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәгенең Энергетика һәм перспективалы технологияләр институтының гидродинамика һәм җылылык алмашу лабораториясендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, бер үк вакытта, Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтында аэрогидромеханика кафедрасы доценты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре: катлаулы турбулент агымнар структурасын өйрәнү (2003–2016.); газ-транспорт системаларында акустика тәэсирен тикшерү (2010–2016); турбулент агымнарда көчле очракларны тикшеренүгә диагностиканың югары җитештерүчән панорамалы методларын һәм аларның кушымтасын эшләү (2016 елдан); турбулент агымнарның турбулентлыгын бетерү процессын өйрәнү (2022 елдан).

Тизлекнең кыска вакытта була торган вектор кырларын үлчәүдә ялгышларны киметүгә юнәлтелгән, рәсемнәрне үзгәртү процедурасын шактый җиңеләйтә торган үлчәүнең панорамалы методы; үлчәнелә торган тизлекнең киң диапазоны барлыгын күрсәтүче, тизлекнең кыска вакытта була торган вектор кырларын исәпләүне тизләтә торган алгоритмнар сериясе эшләнә (2016–2019). Үлчәүдәге ялгышлар һәм пространствода чишелешнең уртак йогынтысы күрсәтелә, шулай ук турбулент агымның кинематик характеристикасын бәяләүнең дөреслеген үлчәүдәге ялгышлыкны киметү проблемасы чишелә (2018–2019). 

Турбулентлык кинетик энергиясенең диссипация һәм генерация тизлегенең бик тиз локаль билгеләре белән, кыска вакытлы, ләкин бик көчле очракларның барлыкка килү механизмы күрсәтелә (2019–2020). Беренче тапкыр яссы каналда, почмак конфигурацияләрендә һәм тавышсыз конфузорларда кире агымның булуы ачыклана, аның статистик характеристикалары тикшерелә, шулай ук аның формалашу механизмы күрсәтелә һәм нигезләнә (2020–2023).

Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 69 фәнни һәм методик хезмәттә бастырыла.

Кандидатлык диссертациясе: Тармакланган каналларда агымның тирбәнүе (2014).

Докторлык диссертациясе: Турбулентлы чиктәге катламда көчле очракларны тикшеренүгә диагностиканың югары җитештерүчән панорамалы методларын һәм аларның кушымтасын эшләү (2022).

Хезмәтләре

1. Dissipation rate estimation in the turbulent boundary layer using high-speed planar particle image velocimetry // Experiments in Fluids. 2019. Vol. 60:18. 16 p. (автордаш)

2. On a mechanism of near-wall reverse flow formation in a turbulent duct flow // Journal of Fluid Mechanics. 2021. Vol. 923, Art. A20. 15 p. (автордаш)

3. Pressure evaluation from Lagrangian particle tracking data using a grid-free least-squares method // Measurement Science and Technology. 2021. Vol. 32, № 8, Art. 084014. 14 p. (автордаш)

4. Reverse flow phenomenon in duct corners at a low Reynolds number // Physics of Fluids. 2021. Vol. 33. Art. 085130 11 p. (автордаш)

5.Бессеточный планарный метод ParticleImageVelocimetry // Вычислительные методы и программирование. 2022. Т. 23, № 4. С. 328–338. (автордаш)

6. Backflow phenomenon in converging and diverging channels // Experiments in Fluids. 2023. Vol. 64:9, № 1. 11 p. (автордаш)