Биографиясе

1933 елның 10 июле, БАССРның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылы – 2021 елның 4 марты Башкортостан районы Стәрлебаш авылы.

1955 елда Иркутск хәрби авиация-техник училещесын, 1963 елда Рига югары команда-инженерлык ракета училищесын тәмамлый.

1955–1988 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1989–1990 елларда Уфа авиация институтында.

1993 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Механика, математика һәм машиналар белеме бүлеге каршындагы фотосыгылмалылык лабораториясе мөдире.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге лидерларының берсе (1995–2001 еллар).

Ш.Мәрҗани исемендәге Мәдәни җәмгыять президенты (1990–1995 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очкыч аппаратлар һәм двигательләрнең ныклыгына, махсус билгеләнгән техникага карый.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Иҗаты

Күп кенә әдәби әсәрләр авторы: «Үрләр аша» (1988 ел), «Сугыш алды малайлары» (1991 ел), «Полковникны озату» («Проводы полковника»,1992 ел), «Ник ямансу бу көзләр» (1998 ел).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Агыйделнең аръягында. Казан, 2001;

Һаваларда ялгыз торна. Казан, 2003;

«Сражения внутри Советской Армии». Казань, 2007.