- РУС
- ТАТ
зоолог, зоология докторы (1911 ел)
1872 елның 30 гыйнвары (11 феврале), Санкт-Петербург – 1917 елның 4 июле, Казан.
Дворяннар нәселеннән.
Казан университетын тәмамлый (1894 ел), шунда ук эшли, чагыштырма анатомия һәм физиология кафедрасы профессоры (1917 ел). Бер үк вакытта (1898 елдан) Казан реаль училищесендә табигать тарихын укыта.
Хезмәтләре умырткасызлар – планарияләр һәм турбеллярияләр морфологиясе һәм систематикасына карый.
Онега күле, Ак һәм Кара диңгезләрнең төкле суалчаннарын (Turbellaria),
Байкал күленең планария фаунасын өйрәнә.
М.М.Усов белән бергәләп «Казан тирәсендәге сулыкларда тереклек итүче туры эчәкле турбеллярияләрне тасвирлау» («Описание прямокишечных турбеллярий, водившихся в водах окрестностей г.Казани», 1894 ел) хезмәтен яза.
Бу хезмәт университетның алтын медаленә лаек була.
3 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.
Очерк фауны прямокишечных турбеллярий окрестностей г. Казани. Казань, 1895;
Наблюдения над ресничными червями (Turbellaria) Соловецких островов. Казань, 1900;
Заметки по морфологии и систематике Tricladida. Казань, 1901;
Исследование иннервации летательной перепонки летучих мышей. Казань, 1910;
Исследования по морфологии и систематике планарий озера Байкала. Казань, 1911.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.