- РУС
- ТАТ
Тел галиме, филология фәннәре докторы (1982), Татарстан Фәннәр академиясе академигы (2007; 1992 елдан мөхбир әгъзасы), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1989)
Профессор Рүзәл Юсупов туган ягы – Казан арты турында. 2020
Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
1938 елның 14 сентябрендә Әтнә районы (хәзер Арча районы) Кышкар авылында туган.
1955 елда – Казан кооперация техникумын, 1965 елда Казан университетын тәмамлый, ТАССР МС каршында Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында тәрҗемәче һәм мөхәррир булып эшли.
1970 елда аспирантура тәмамлаганнан соң – Казан педагогика университетында: 1986–2002 елларда ректор, 2002 елдан татар тел белеме кафедрасы мөдире.
1970 елда – тәрҗемә теориясе һәм практикасы буенча кандидатлык, 1982 елда СССР Фәннәр академиясенең Рус теле институтында “Общее и специфическое в лексико-фразеологической системе русского и татарского языков” темасы буенча докторлык диссертациясен яклый.
2011 елдан Казан университетында: профессор, 2012 елга кадәр хәзерге татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 2007 елда, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты.
1991–1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты.
Р.Г.Юсупов туган ягы – Казан арты турында
Татар телендә
Р.Г.Юсупов Казан педагогия институтын җитәкләгән еллар турында
Татар телендә
М.Ш.Шәймиев белән очрашу. 1990 еллар
Р.Г.Юсуповның шәхси архивы
Профессор Рүзәл Юсупов тыйнаклык турында. 2020
Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Хезмәтләре контрастив лингвистика, тәрҗемә теориясе һәм практикасы, татар сөйләме культурасы, татар телен укыту методикасына карый.
Р.Г.Юсупов телләр бәйләнеше проблемалары арасында татар һәм рус телләренең лексик һәм фразеологик системасын чагыштырып өйрәнүнең беренчелеген билгели. Әлеге аспектта лексик һәм фразеологик тикшеренүләр – татар-рус контрастив лингвистикада гына түгел, башка күп телләрнең үзара бәйләнеш процессын өйрәнүдә дә яңа күренеш. Телләр бәйләнеше күренешен аларның уртак үзлекләрен һәм узенчәлекле аерымлылыкларын диалектик бердәмлек буларак карап, Р.Г.Юсупов бер яктан – телләрнең бәйләнешле уртаклыгында, икенче яктан – төп логик категорияләр уртаклыгында төзелгән алымны куллана.
Рус һәм татар телләренең аерылу күренешләрен җентекләп өйрәнү ике тел ияләренең сөйләм культурасын яхшыртуга, ул телләрне укыту методикасын эшләүгә юнәлтелгән.
Р.Г.Юсуповның тикшеренүләренә якынча 600 эш, шул исәптән 70 монография, фәнни-популяр басмалар, дәреслекләр һәм укыту-методика ярдәмлекләре керә. “Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков” (Казань, 1980), “Общее и специфическое в разноструктурных языках” (Рига, 2018) монографияләре аерым игътибарга лаек, алар – телләр бәйләнеше процессларын, аерым алганда, рус-татар телләре бәйләнешләре проблемаларын күп еллар дәвамында күзәтүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәсе.
Р.Г.Юсупов татар телен укыту методикасы турында
Татар телендә
Р.Г.Юсупов татар теленең бүгенге хәле турында
Татар телендә
Казан педагогика институтында конференция. 1990 еллар
Р.Г.Юсуповның шәхси архивы
Профессор Рүзәл Юсупов Татар энциклопедиясе турында. 2020
Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Р.Г.Юсупов үзенең эшен дәвам иттерүчеләрне һәм укучыларын, шул исәптән чит илләрдән дә, телләрне типологик өйрәнүгә тартып, Казан контрастив лингвистика мәктәбен нигезли. Әлеге мәктәп Көнбатыш Европа (инглиз, француз, немец) һәм көнчыгыш (гарәп, төрек, кытай) телләрен кертеп, чагыштырылган телләрне өйрәнү чикләрен киңәйтә.
Казан контрастив лингвистика мәктәбе галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләре аларның кандидатлык, докторлык диссертацияләрендә һәм бик күп басылып чыккан хезмәтләрендә гамәлгә ашырыла. Р.Г.Юсупов җитәкчелегендә 30 кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре әзерләнә һәм яклана, аларның авторлары Россиядә генә түгел, чит илләрнең дә фәнни учреждениеләрендә һәм югары уку йортларында уңышлы эшлиләр.
Хезмәттәшләр. 2000 еллар
Сулдан уңга: Азат Әхмәдуллин, Рүзәл Юсупов, Мирфатыйх Зәкиев. Р.Г.Юсуповның шәхси архивы
1988–1989 елларда – халык депутатларының Казан шәһәр советы депутаты һәм аның халык мәгарифе буенча даими комиссиясе рәисе.
1990–1995 елларда ТР ЮС депутаты, милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссия рәисе, парламент президиумы әгъзасы.
Р.Г.Юсупов республика өчен бик әһәмиятле булган законнар – Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларацияне, Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы халыкларының дәүләт телләре турында законны эшләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша.
Р.Г.Юсупов фикердәшләре белән бергә Татарстанның Республика партиясен оештыра һәм 1992–1994 елларда аны җитәкли.
Россия һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы буларак, Р.Г.Юсупов мәгариф, мәдәният һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы турында төрле мәсьәләләр буенча масса-күләм мәгълүмат чараларында актив чыгыш ясый. Республика газета һәм журналларының редколлегия әгъзасы була.
Татарстан Югары Советы депутаты Р.Г.Юсупов чыгыш ясый. 1990 еллар
Р.Г.Юсуповның шәхси архивы
Р.Г.Юсупов татар журналистикасы турында
Татар телендә
Р.Г.Юсупов Татар энциклопедиясен төзүдә катнашуы турында
Татар телендә
«Татар-рус телләре багланышлары: теория һәм практика» («Татарско-русские языковые связи: теория и практика», 1980–1997) хезмәтләр циклы өчен 1998 елда Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була. Бик күп медальләр белән бүләкләнә.
“РФ Мәгариф министрлыгының югары профессиональ белем бирү мактаулы хезмәткәре” (2002); “Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының мактаулы профессоры” (2008); “Казан федераль университетының атказанган профессоры” (2013).
Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең хакыйкый әгъзасы (1994); Гуманитар фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы (академигы) (1995); Халыкара педагогика академиясе хакыйкый әгъзасы (1995).
Казан педагогика институты ректоры Р.Г.Юсупов үзенең эш кабинетында. 1990 еллар
Р.Г.Юсуповның шәхси архивы
Әдәп башы – тел: икетеллелек шартларында дөрес сөйләм мәсьәләләре. Казан, 2000.
Икесен дә яхшы бел. Казан, 2000.
Икетеллелек, тәрҗемә һәм сөйләм культурасы. Казан, 2007.
Тәрҗемә мәсьәләләре. Казан, 2012.
Матбугат һәм эфир теле. Казан, 2017.
Вопросы перевода, сопоставительной типологии и культуры речи. Казань, 2005.
Теория и практика перевода. Казань, 2010.
Туган тел һәм мәгърифәт. Родной язык и образование. Казань, 2020.
Шулай ук кара: Р.Г.Юсупов библиографиясе.
Зыятдинов Ф. Яшәү мәгънәсе. Казан, 1998.
Юсупов Р.А. Хатирәләремне яңартып. Казан, 2016.
Фәйзрахманов Ә.Ф. Шәкерт абый. Казан, 2017.
Академик Рузаль Юсупов: биобиблиография ученых Татарстана. Казань, 2007.
Казанская лингвистическая школа. Казань, 2008.
Мулаянов Ш.Н. На ниве науки и просвещения. Казань, 2017.
Рүзәл Габдуллаҗан улы Юсупов. 2020
Р.Г.Юсуповның шәхси архивы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.