- РУС
- ТАТ
нефтьче, техник фәннәр докторы (1984), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (1992), профессор (1986), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1989), СССР, ТР Дәүләт бүләкләре лауреаты (1989, 1994)
1937 елның 25 октябре, Әлмәт — 2011 елның 23 июне, Бөгелмә шәһәре.
1960 елда Уфа нефть институтын тәмамлый.
ТатНИПИнефтьтә эшли: директорның беренче урынбасары (1979-1997, 2000-2004), директор (1997-2000), баш фәнни хезмәткәр (2004 елдан).
Хезмәтләре нефть чыганакларын эшкәртүгә, нефть скважиналары төзелешенә, энергия саклаулы технологияләргә һәм нефть чыгару системаларының экологик куркынычсызлыгына карый. Химия полимер казанышларын нефть чыгаруда киң куллануны башлап җибәрүчеләрдән берсе.
Углеводород чыганакларын разведкалау һәм эшкәртү, торба үткәргечләрне коррозиядән саклау өчен полимер материаллар һәм пластмассалар куллану өлкәсендә яңа юнәлешләр булдыра.
СССР Дәүләт бүләге «Нефть һәм газ чыганакларындагы торба үткәргечләрнең эчке өслеген саклаучы каплам технологияләрен эшләү һәм сәнәгатькә кертү» һәм ТР Дәүләт бүләге «Авыр чыгарыла торган нефть запасларын эшкәртүнең югары нәтиҗәле комплекслы системасы» дигән хезмәтләре өчен бирелә. СССР ФАнең И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1982). Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Ограничение притока пластовых вод в нефтяные скважины. М., 1976;
Геология, разработка и эксплуатация Ромашкинского нефтяного месторождения: В 2-х т. М., 1995. (автордаш);
Получение ценных химических продуктов из пластовых вод РТ. К., 2005.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.