Биографиясе

1914 елның 22 июне, Казан — 1968 елның 2 июне, шунда ук.

Казан университетының география факультетын тәмамлый (1941).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946–1949 елларда Казан университетының этнография музее мөдире. 1952–1958 елларда СССР ФАнең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында. 1958–1968 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Экспедицияләр вакытында XIV–XVII йөзләргә нисбәтле (600 ләп кабер ташын барлап) зур күләмле эпиграфик материал туплый, беренчеләрдән булып Идел буе һәм Урал алды эпиграфия ядкәрләренең тулы җыелмасын төзи. Болгар һәм татар эпиграфия ядкәрләренә караган хезмәтләр авторы. Казан төбәгендә сакланган эпиграфия ядкәрләрендәге язмаларның тел һәм стилистик үзенчәлекләрен өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Бүләкләре

«Татарстан Республикасының археологик картасы»н эшләүгә һәм төзүгә керткән хезмәте өчен ТРның Дәүләт бүләгенә лаек була (1994, вафатыннан соң).

Хезмәтләре         

Татарские эпиграфические памятники 15 в. (К вопросу о происхождении казанских татар) // Эпиграфика Востока. 1951. Т. 11;

К вопросу об истории и классификации булгаро-татарской эпиграфики // шунда ук. 1956. Т. 5;

Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.-Л., 1960;

Булгаро-татарская эпиграфика и топонимика как источник исследования этногенеза казанских татар // Вопр. этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. К., 1971.

Әдәбият        

Халиков А.Х. Юсупов Г.В. Некролог // Сов. археология. 1969. № 1;

Национальный центр археологических исследований. К., 2007.

Автор  —  С.Ю.Измайлова