Биографиясе

1924 елның 14 сентябре, Кама Тамагы районы Атабай авылы — 2012 елның 6 апреле, Казан.

1953 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлый, шунда ук эшли, очкыч аппарат моторларын җитештерү кафедрасы мөдире (1973–1989), кафедрасы профессоры (1990 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Детальләрнең катлаулы профильле өслекләрен формалаштыру буенча фәнни юнәлешкә нигез сала. Юнысов технологик параметрларны хисаплау алымнарын һәм алгоритмнарын эшли; детальләр җитештерү процессын механикалаштыру һәм автоматлаштыру чараларын булдыра, бу очкыч аппарат двигательләренең, вертолётларның корыч калакларының ресурсын һәм ышанычлылыгын арттырырга, авиация двигательләрен эшләп чыгару срокларын кыскартырга мөмкинлек бирә. «Катлаулы профильле өслекләрне механик эшкәртү юлы белән формалаштыру» («Формообразование сложнопрофильных поверхностей механообработкой») хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (1995).

Авиация тармагы инженер-техник хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү факультетын оештыра, университет студентларын индивидуаль әзерләү максатчан программасын булдыруны башлап йөри.

Уйлап табуга 100 дән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

«Прогрессивные методы обработки деталей летательных аппаратов и двигателей» вузара җыентыгының җаваплы мөхәррире (1971–1995).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Өч Ватан сугышы (берсе 1 нче дәрәҗә, икесе 2 нче дәрәҗә), ике Кызыл Йолдыз, Халыклар Дуслыгы, 3 нче дәрәҗә Дан, Почёт билгесе орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре, «Югары технологияләрне үстерүдә күренекле хезмәтләре өчен» Бөек Пётр медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Формообразование сложнопрофильных поверхностей шлифованием. М., 1987; 

Размерное и безразмерное формообразование поверхностей деталей. М., 1996 (автордаш); 

Формирование информационно-поисковой системы инструментального обеспечения автоматизированного производства и проектирование САПР РИ. М., 2000 (автордаш).

Әдәбият     

Современный интеллектуальный потенциал России. М., 1997. Т. 1.