- РУС
- ТАТ
урман белгече
1878 елның 20 марты, Тула губернасы, Ефремов өязе Новопетровский авылы — 1942 ел.
Санкт-Петербург урман институтын (1900) һәм Франция югары урман мәктәбен (Нанси шәһәре, 1903) тәмамлый.
Херсон һәм Воронеж губерналарында урманчы ярдәмчесе булып эшли.
1912–1915 елларда һәм 1918 елда Казан тәҗрибә урманчылыгының 1 нче разрядлы урманчысы.
1916–1917 елларда хәрби хезмәттә.
1919–1936 елларда (бүленеп) Казан университеты профессоры. Урман факультеты деканы (1922).
1922–1933 елларда Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты профессоры.
1933–1935 елларда Гагра тәҗрибә станциясендә.
1937 елдан Бөтенсоюз урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни-тикшеренү институтының (Мәскәү өлкәсе, Пушкино шәһәре) Мәскәү урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында фитопатология лабораториясе башлыгы.
Хезмәтләре урманчылык, урман фитопатологиясе һәм урман таксациясенә карый.
Юницкий яфраклы токымнарны киртләү һәм киртләү ярдәмендә продуктлар алу алымы эшли. Өй гөмбәләре белән көрәш ысуллары тәкъдим итә.
Урман үстерү эше буенча күп кенә прибор һәм инструментлар конструкцияли.
К истории открытия в Казани Высшей лесной школы // Сб. науч. статей Казан. института сел. хоз-ва и лесоводства. 1925. Вып. 1;
Казанское Лесное общество // Изв. Казан. института сел. хоз-ва и лесоводства. 1928. № 1;
О значении в лесном хозяйстве грибных вредителей деревьев и необходимости планового их изучения. К., 1929.
Овчинников А.Р. Казанский лесотехнический институт // Изв. Казан. лесотехнического института. 1931. № 2/3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.