Биографиясе

1919 елның 2 гыйнвары, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Бөгелмә шәһәре — 2011 елның 2 мае, Уфа.

Мәскәү университетын тәмамлый (1941).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1949 елдан Казан педагогия институтында, 1954 елдан Казан университетында укыта.

1961–1996 елларда Башкорт университетында (1962–1990 елларда чит илләр әдәбияты кафедрасы мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Р.Роллан, А.Франс, Э.Золя, И.Гёте иҗатларына, XIX йөз ахырында — XX йөз башында чит ил әдәбиятларындагы сәнгать алымнарына багышлана.

Г.Тукай, Л.Н.Толстой әсәрләрен өйрәнә.

Хезмәтләре         

«Очарованная душа» Р.Роллана в свете идейной эволюции писателя. К., 1959; 

Анатоль Франс и некоторые вопросы эволюции реализма. Саратов, 1978; 

Новаторство Эмиля Золя. Уфа, 1988; 

Пути развития реализма в зарубежных литературах конца XIX — начала XX в. М., 1990 (автордаш).