Биографиясе

1940 елның 14 декабре, Казан — 2009 елның 14 апреле, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1962), Казан педагогия институтында эшли, физика-математика факультеты деканы (1971–1972, 1978–1986), теоретик физика кафедрасы мөдире (1984 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре конденсацияләнгән мохитләрдә статик физикага һәм катлаулы системалар физикасына карый. Юльметьев тикшеренүләре кризис һәм фаҗигаләрне алдан әйтү, төрле табигатьле физик, табигый, медицина һәм биологик системаларны анализлау һәм диагностикалау алымнарын эшләгәндә кулланыла.

РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001), Татар гуманитар-педагогика университетының шәрәфле профессоры (2010, үлгәннән соң).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

О возможности сопоставления экспериментов ЯМР с данными оптической и нейтронной спектроскопии // Оптика и спектроскопия. 1973.Т.35, № 3; 

Описание магнитной релаксации спинов в жидкостях на основе идеи Боголюбова об иерархии времён релаксации // Теорет. и мат.физика. 1977.Т.30, № 2; 

Stochastic dynamics of time correlation in complex systems with discrete time // Rhys. Rev. E. 2000. V. 62.