Биографиясе

1792 елның 15 апреле, Екатеринбург шәһәре — 1861 елның 3 декабре, Санкт-Петербург.

Казан университетын тәмамлый (1812).

И.И.Хәлфин һәм Х.Д.Френ шәкерте.

Шәрекъ телләре, шул исәптән татар теле белгече. Татарча сөйләм телен өйрәнү максатыннан күпмедер вакыт Казанның Татар бистәсендә, 1816 елда Казан губернасының Мамадыш өязе Саба авылында яши.

1817 елда Иранда А.П.Ермолов илчелегенә беркетелә.

1819–1861 елларда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаментында тәрҗемәче. Сәяхәте нәтиҗәләреннән чыгып, университет Советына «Иранга кыскача сәяхәт журналы» («Краткий журнал путешествия в Персию»), «Тифлистән Әстерханга күчкән вакытта алып барылган көндәлек язмалар» («Дневные записки, веденные во время переезда от Тифлиса до Астрахани») һәм «Фарсы халкының дине хакында фикер йөртү» («Рассуждение о религии персиян») хезмәтләрен тәкъдим итә.

Хезмәтләре археографиягә, рус телендәге шәрекъ алынмаларын өйрәнүгә карый.

Хива дәүләте ханы тарихчы Әбелгазыйның «Төркиләр шәҗәрәсе» («Родословная тюрок») хезмәтен рус теленә тәрҗемә итә (басылмаган).

Одессадагы Тарихны һәм борынгы ядкәрләрне өйрәнү җәмгыяте әгъзасы (1843 елдан).

Персиянең 2 нче дәрәҗә Арыслан һәм Кояш ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Ярлыки Тохтамыша и Сеадет-Герея // Зап. Одес. об-ва истории и древностей. 1844. № 1 (автордаш).

Әдәбият      

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1; 

Из истории Казанской иранистики: Сб. док. К., 2013.

Автор — Р.М.Вәлиев