Биографиясе

1932 елның 27 июне, Чабаксар шәһәре — 1992 елның 27 августы, Лениногорск шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1955), «Татнефтегеофизика» ҖБдә эшли, геофизик партия башлыгы (1958–1960). Бер үк вакытта, 1957 елдан, И.М.Губкин исемендәге Дәүләт нефть һәм газ академиясенең Татарстан кичке факультетында укыта (Әлмәт шәһәре, 1962–1992 елларда декан, 1989 елдан профессор).

Хезмәтләре җылылык физикасына, тирәндәге тектоника, Татарстан территориясендә углеводород чыганаклары геологиясенә карый. Яковлев тау токымнарының һәм катлам сыеклыкларының кайбер җылылык үзлекләрен, Идел-Урал өлкәсенең җир асты байлыкларының геотермик шартлары үзенчәлекләрен билгели, углеводородлар туплану өчен уңайлы зоналарны ачыклый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Определение и использование тепловых свойств горных пород и пластовых жидкостей нефтяных месторождений. М., 1969 (автордаш); 

Решение задач нефтяной геологии методами термометрии. М., 1979.